Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Надеждино авылында көненә 500-700 килограммга кадәр сөт тапшыралар

Надеждино – райондагы иң кечкенә авыл җирлекләренең берсе. Шулай булса да, ул алдынгылар сафында.Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тапшырылган сөт күләме – лидерлыкны билгеләүче күрсәткечләрнең берсе.

Сөт җыючы Сергей Савельев җәйге чорда Надеждино, Морат, Репьевка, Кичкеево авылларыннан көненә 500-700 килограммга кадәр сөт җыя. 
– Безнең җирлектә барлыгы 111 хуҗалыкта 104 сыер исәпләнә.  – Бу – районда иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Халык сыйфатлы ризык ашау өчен генә түгел, үзләреннән арткан сөтне тапшырып, азмы-күпме акча эшләү өчен дә сыер асрый, – диде ул. – Хуҗалык­тан җыелган сөтне кабул итү пунктына илтәм, унбиш көн саен исәп-хисап ясыйлар. Ләкин бәяләрне кибетнеке белән чагыштырып булмый,  түбән. 
Савельевлар үзләре дә өч сыер асрый. Тормыш иптәше – авыл җирлеге башлыгы Екатерина белән әнә шул рәвешле авылдашларын мал-туар­ның баш санын киметмәскә өнди. Алар үрнәгенә иярүчеләр аз түгел. Морат авылыннан Галина Фадеева – өч, аның авылдашы, дүрт бала анасы Марина Хитёва алты баш сыер асрый. Надеждинода да андый уңганнар шактый: Надежда Бурлакова һәм Татья­на Савельеваның дүртешәр, Виктор Ветлугиннарның өч сыер. Репьевкадан Лидия Сапаркинаны, Надеждинодан Светлана Коршунованы да әлеге исемлеккә кертергә мөмкин. 
Хуҗалыгыңда үз сыерың булу яхшы ул. Сыйфатлы һәм файдалы сөт ризыклары белән туклангач, балалар да сау-сәламәт булып үсә, табын тулы сый-нигъмәт дигән сүз. Ләкин күп итеп мал-туар асрау зур көч сорый, йокыдан иртә торып, соң гына ятарга кирәк. 
– Шунысы яхшы, хәзер элеккеге кебек терлек азыгын үзебезгә әзерлисе юк, – ди сөтлебикәләрнең хуҗалары. – Пай җирләре өчен печән, хезмәт хакы хисабына ашлык бирәләр. 
Авыл халкының әнә шулай киләчәккә өмет белән каравы сокландыра. Әлеге өметләр акланып, сөткә бәяләр артсын иде дигән теләктә калабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев