Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Әниләренә бүләккә – медальләр

2 мартта Яр Чаллы каласында каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә үткән ярышларда Владислав Васильев шәкертләре ышанычлы чыгыш ясадылар.

Республика беренчелегенә үткән ярышта Апас, Кайбыч, Түбән Кама районнары, Буа, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре командалары катнашты. Спортның бу төре буенча бәйгедә 300 гә якын яшь каратэчы чыгыш ясады. Районыбыз данын Колаңгы авылыннан Никита һәм Владислав Козловлар яклады. Алар икесе дә 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында призлы урыннарны яуладылар. Никита – беренче, Владислав – өченче урында. Туган районнарына егетләр Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән кайтты. 
Яшь спортчыларны чираттагы җиңүләре белән котлап, алдагы ярышларда уңышлар телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев