Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның тууына 107 ел
Хәбәрләр

Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның тууына 107 ел

Нәсел җепләре Кече Кайбыч авылына барып тоташучы опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның тууына 21 майда 107 ел тула.

Кайбычта Галия Кайбицкаяның данлы исемен кадерләп саклыйлар. Аның исемен йөртүче музейда җырчы иҗатына багышланган бик күп материал, экспонатлар тупланган. Шушы көннәрдә биредә 135 нче һөнәр училищесында белем алучы укучылар катнашында әдәби кичә үткәреләчәк. Алар музей белән танышу барышында опера җырчысының патефон тәлинкәсенә язылган "Җырлыйк иптәшләр" җырын да тыңлаячак. Кайбычтагы балалар сәнгать мәктәбе дә Галия Кайбицкая исемен йөртә.


Опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкая Галия Кайбицкаяның тууына 107 ел

Нет комментариев