Хәбәрләр

Почтальоннар эше мактауга лаек

Газета-журналлар безгә һава кебек кирәк.

Хәзер олысы-кечесенең кулында телефон, интернет киңлекләренең мөмкинлекләре чиксез, аннан нинди генә мәгълүмат тапмыйсың. Әмма кулга типография исе аңкып торучы газета алып укуны берни белән дә чагыштырып булмый. 

Матбугатның халыкка киң таралуында почта хезмәткәрләренең роле бәяләп бетергесез зур. Әле узган атнаның якшәмбесендә генә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән почта хезмәткәрләре — газета укучылар белән редакцияләр арасындагы күпер. Почтальоннар яхшы эшләсә, һәр йортка газеталар таратуны максат итеп куйса, күрсәткечләре дә яхшы була.«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков икенче яртыеллыкка матбугатка язылу кампаниясенә йомгак ясаганда, республикадагы дүрт районны — Әлки, Кайбыч, Балтач һәм Тәтеш районнарын аерым күрсәтте. Нәкъ менә аларда район газетасы таралу дәрәҗәсе югары, ягъни, һәр ике йортның берсендә аңа язылалар. «Мин ышанам, бу уңыш урыннарда почта бүлекләренең нәтиҗәле эшләве белән турыдан-туры бәйле. Почтаны төгәл илтеп җиткерү системасы булдырылган районнарда яңа номерны халык үз вакытында ала, анда матбугатка ышаныч саклана. Почтаның нәтиҗәлелеге — район матбугаты өчен аудиторияне саклау нигезе ул», — диде Шамил Садыйков "Татар-информ«га биргән әңгәмәсендә.

Район почта элемтәсендәге мобиль группа операторы Илгиз Баһавиев җитәкчелегендә эшләүче почта хезмәткәрләре үз эшләрен намус белән башкара. Кече Мәме, Борындык, Кошман, Федоровское почта бүлекләре «Кайбыч таңнары» газетасына яздыру планын үтәде. Олы Кайбыч, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Бәрлебашы, Олы Урсак, Ульянково, Чүти почта бүлекләрендә үтәлеш — 90-80 процент дәрәҗәсендә.

—Почтальоннар, почта тарту белән беррәттән, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә ала, пенсияләр дә өләшә. Хезмәтебез үтә дә җаваплы һәм халык өчен бик кирәк,— диде Илгиз Баһавиев.

Интернет заманы булса да, үзенең тарихы белән узган ерак гасырларга ук барып тоташучы почта хезмәте бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый.


Нет комментариев