Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз!
Рамилә Әбләзова, район мәдәният бүлеге начальнигы:
Хөрмәтле хезмәттәшләрем, ветераннарыбыз! Мәдәният хезмәткәрләре — кызыклы, иҗади, мавыгучан, инициативалы шәхесләр. Без авыл халкына күңелле ял сәгатьләре бүләк итәбез, мәдәният йортлары, күп функцияле үзәкләрдә, клубларда концертлар, төрле күңел ачу чаралары, бәйге-фестивальләр уза. Елның-елында анда җирле генә түгел, ә төбәкара һәм республика өлкә күләмендәге әһәмияткә ия булган вакыйгалар да булып тора. Кайбыч районының иҗат коллективлары, аларның таланты республикакүләм тамашачыны да әсир итә. Һөнәребез белән без кешеләргә рухи байлык бүләк итүчеләр. Эшебез һәрвакыт шулай халыкны сөендерсен, яңа уңышларга ирешергә насыйп булсын. Барыбызга да сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.
Нет комментариев