Ильяс Айдаровның тамырлары Кече Кайбыч авылында туып-үскән, Уральcк шәһәрендә яшәгән, Тукайны Тукай иткән Мотыйгулла хәзрәт нәеленә барып тоташа.
Ул — опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның оныгы.
Россиянең атказанган рәссамы һәм Татарстанның халык рәссамы Ильяс Айдаров Татарстанның Рос—сиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. Анда Татарстан вице-премьеры һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Очрашу вакытында рәссам үзенең картиналарын махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәт—кәрләргә тапшыру идеясе турында сөйләде.
Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Махсус хәрби операция зонасына даими баруларын белеп, ул Равил Әхмәтшиннан Ленинград хәрби округы һәм «Төньяк» группировкасы командующие генерал-полковник Александр Лапинга сигез картинаны тапшыруын сорады.
«Без Россия гас-кәрләренең Курск өлкә-сен азат итүләрен белеп шатландык. Блиндаждагы картиналарым безнең егетләрнең кәефен һәм сугышчан рухын күтәрсә, аларның игътибарын сугышчан көннәрдән бераз читкә юнәлтсә, мин бик шат булыр идем. Мин хәрбиләр өчен „махсус хәрби операция“ сериясеннән һәм безнең тыныч тормышыбыз сюжетлары белән дүртәр картина тапшырам, алар тиздән әйләнеп кайтыр дип өметләнәм. Аларны җиңү белән исән-сау көтәбез», — диде Ильяс Айдаров.
Әлеге хәбәр "Татар-информ"нан алынды.
Нет комментариев