Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районы башлыгы бүген фермаларда булды

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиадиев белән берлектә “Туган як – Агро” һәм “Родина” хуҗалыкларының товарлыклы- сөтчелек фермаларында булды.

“Туган як – Агро” хуҗалыгында аларны инвестор Альберт Хәялиев, хуҗалык җитәкчесе Рәмис Хәйретдинов каршы алды. Терлекчелек биналарын карап йөргәндә Альберт Илгизәрович биредә терлек азыгының сыйфатлы, малларның көр, чиста, бина эчендә дә чисталык хөкем сөрүен билгеләп үтте. Әлеге хуҗалыкта хәзерге вакытта бер көнгә барлыгы 1184, бер сыерга 11,8 килограмм сөт савыла. 


“Родина” хуҗалыгында кунакларны хуҗалыкның генераль директоры Иван Чекмарев, башкарма директоры Радик Миңнуллин, Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев каршы алды. Район башлыгы биредәге терлекчелек биналарында тәртип булдырырга кирәклегенә басым ясады. “Родина” хуҗалыгы терлекчеләре бүгенге көндә барлыгы 2458, бер сыерга 9,8 килограмм сөт савалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев