Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Шәхси хуҗалыклардагы сыерларның баш саны һәм сөт җыю буенча Чүти авыл җирлеге лидер

Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыю – республикада сәүдә базарын үзебездә җитештерелгән югары сыйфатлы сөт продукциясе белән тулыландыруга һәм авыл халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәтенең бер өлеше. Авыл җирлекләрендәге шәхси хуҗалыклардан сөт җыюның ничек алып барылуы турында без башкарма комитетның территориаль үсеш буенча бүлеге белгечләре мәгълүматларына таянып анализладык.

Район буенча шәхси хуҗалыклардан 9 октябрьгә хәзерләнгән сөт күләме 17400 килограмм тәшкил итте. Биредә Чүти авыл җирлеге бәхәссез лидер, анда бер көнгә барлыгы 3702 килограмм сөт җыялар, ул бер сыерга уртача 9,7 килограмм туры килә. Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә дә эш яхшы оештырылган. Анда 1700 килограмм сөт җыелган, бу – бер сыердан уртача 9,2 килограмм. Шәхси хуҗалыклардан мең килограммнан артык сөт җыючы авыл җирлекләренә тукталып узам. Алар Мәлки (1389), Олы Подберезье (1131), Кошман (1080), Олы Урсак (1050) һәм Борындык (1025) җирлекләре. Калганнарында күрсәткечләр түбәнрәк. Мөрәледә ул 265 килограмм, Колаңгыда 210, Федоровскоеда 185 килограмм гына. Район буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1988 баш сыер исәпләнә. Савым сыерлары аеруча Чүти авыл җирлегендә (383 баш) күп. Колаңгы (29), Федоровское (25), Мөрәле (23) авыл җирлекләрендә дә бу күрсәткеч Чүтидәге кебек булсын иде.
Районда халыктан сөт җыю буенча бер крестьян фермерлык хуҗалыгы, биш шәхси эшмәкәр, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте һәм җаваплылыгы чикле җәмгыять шөгыльләнә. Сөт җыючылар җитәрлек, ләкин сөт кенә аз. Сөт тапшыручыларны бәяләр сәясәте мәсьәләсе борчый.
Район башкарма комитеты биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1- 15 сентябрьдә сөт җыючылар, Кошман һәм Борындык авыл җирлекләрендә эшләүчеләрдән кала, халыкка бер килограммга 14 сум белән исәп- хисап ясаган. Ләкин, авыл җирлекләрендә булганда мин башка сан ишеттем – 11 сум 30 тиен. Белгечләр аны продукциянең сыйфаты белән бәйләп аңлатты.
Район башкарма комитетыннан хәбәр итүләренә караганда, 1 октябрьдән шәхси хуҗалыклардан сөтнең 1 килограммын 15 сумнан җыя башладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X