25 май көнне районыбыз мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелә.
Бәрлебашы мәктәбендә укучылар әлеге бәйрәмгә 24 май көнне җыелачак. Калган мәктәпләрдә ул 25 майда узачак. Быел 11 классны 124 укучы, 9 классны 195 укучы тәмамлый. 28 майда чыгарылыш класс укучылары биология, информатика, тарихтан бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Ә тугызынчылар 29 майда математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында имтихан тотачак.
Нет комментариев