Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә

17 июньдә Татарстанда үзгәрүчән болытлы һава торышы була.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез республикада явым-төшем көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, тизлеге — 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 12 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю — 15-18 м/с.

Төнлә температура +9...+14 °C, көндез +19...+ 24 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев