Бүген Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының үзгәреп торуы көтелә. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, аязучан болытлы һава торышы булачак.
Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак. Кайбер районнарда яшен, иртән — томан, ә көндез боз булырга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан җил секундына 5-10 метрга кадәр көчәячәк, яшенле яңгыр вакытында көчле җил секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы +25..+30 градуска кадәр булачак.
Нет комментариев