Узган елның икенче яртысында Татарстанның торак базарында сатулар үсеше теркәлгән.
2025 ел нәтиҗәләре буенча алар 31 процентка арткан, дип хәбәр итте ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.
Әмма сатулар үсеше фонында ипотека кредитлары саны, министр сүзләренчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39 процентка кимегән. Беренчел базарда кимү 4 процент тәшкил иткән.
Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, проект финансларын кулланып төзелә торган йортларны тапшыру срокларын күчерү тармактагы проблемаларның берсе булып кала. Ведомство мәгълүматлары буенча, төзелә торган 603 торак йортның 54ен тапшыру сроклары күчерелгән.
Айзатуллин аңлатканча, тапшыру срокларын тапшыруны күчерү барыннан да элек фатирларның аз сатылуы һәм эскроу-счетларның җитәрлек тулыланмавы белән бәйле. Төп ставканың югары булуы да хәлләрне катлауландыра.
Чыганак: «татар-информ»
Нет комментариев