Хәбәрләр

Укытучылар да БДИга әзерләнә

22 мартта Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбендә математика укытучыларының семинар-киңәшмәсендә сүз быел үткәрелүче бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек турында барды.

Мәктәпнең математика укытучысы Фән­зилә Биктимерова 11 класста БДИга әзер­ләнүгә багышланган ачык дәрес күрсәтте. 9 класста ачык дәресне педагог Татьяна Кальчева алып барды. Математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Ләлә Гарәфетдинова "БДИга әзерләнү өчен математикадан дәреслекләр һәм методик кулланмалар" темасына чыгыш ясады, мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече Нина Долматова дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм БДИ тапшырудагы үзгәрешләр белән таныштырды.


семинаркиңәшмә математика укытучылары

Нет комментариев