Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Үз юлыңны сайла!” акциясендә кайбычлылар да катнашты

Яшел Үзән шәһәрендә “Үз юлыңны сайла” дигән наркотикларга каршы профилактик акция-десант кысаларында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Анда Иделаръягы районнарында белем алучы укучыларның наркотикларга каршы юнәлдерелгән иң яхшы проектлары күрсәтелде. Акцияне оештыручылар – Татарстан Республикасының наркотикларга каршы кәрәш комиссиясе, ТР Эчке эшләр, Яшьләр эшләре, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары.

Яшәешенең нинди булуын һәркем үзе сайлый. «Үз юлыңны сайла!» дигән сүзләрне аеруча яшьләргә еш әйтәләр. Аның нигезендә күп очракта начар гадәтләрдән башка, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше булган юлны сайларга кирәк дигән мәгънә ята. Моның шулай икәнлеген шушы акциядә катнашкан кайбычлылар да яхшый аңлый. Анда “Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге”  Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надежда Ермолаева “Сәламәт гаилә – сәламәт авыл” проекты белән чыгыш ясады. Проектын Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 классында белем алучы кызы Ангелина белән бергә тәкъдим итте. Надежда Анатольевна үзе җитәкләгән үзәкнең яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше булдыру, наркотикларга каршы тискәре караш тәрбияләү, гаилә институтын, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренә, мәдәнияткә тарту буенча алып барылган эшчәнлекләре белән таныштырды. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүне оештыручылар аның хезмәтенә уңай бәя бирде.
– Яшел Үзән шәһәрендә наркотикларга бәйле 141 җинаять теркәлгән, шул ук вакытта Кайбычта андый  очраклар юк. Кайбыч районында үз ресурсларыннан оста файдаланалар. Алар гаиләләр белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирә, –диде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең өлкән оператив хезмәткәре, полиция подполковнигы Светлана Крылова.
Надежда Ермолаева әйтеп узганча, “Үз юлыңны сайла” акциясендә катнашып, ул үзе өчен бай мәгълүмат туплаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев