Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Борындыкта язгы ташу

Бүген Кайбыч районының Борындык авылында язгы ташуларга бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл килеп туды.

Авыл уртасыннан агучы Бәрле елгасында бозлар тыгылу сәбәпле, елга ярларыннан ташып чыкты. Хәзер Бәрле суы авылның кайбер урамнарына җәелде. Кар күп булган башка елларда да су басуларга күнеккән авыл кешеләре арасында урамда көймәдә йөрүчеләр дә бар. Әлеге авылда "Заволжье» җәмгыятенең терлекчелек фермалары да урнашкан. Бу ферма территориясе дә су басу куркынычы зур булган зонага керә. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урынга барып, үзенең күрсәтмәләрен бирде. Ферманы су басу ихтималы булса, малларны тиз арада ындыр табагындагы буш биналарга күчерәчәкләр. Борындыкта район гадәттән тыш хәлләр бүлеге, башкарма комитет, полиция, авыл җирлеге хезмәткәрләрен үз эченә алган махсус комиссия эшли. Бәла-казаларны булдырмас өчен төрле чаралар күрелә. Борындык яныннан Зөя елгасы да ага. Әлегә ул характерын күрсәтми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы Борындык

2
X