Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Хәвефсез йөрү үзебезгә бәйле

Җәйнең беренче аенда район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре ун, зыян күрүчеләр җиде тапкырга артты.

3 июньнән 30 июньгә ка­дәр генә дә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл һәлакәтенең алты очрагы теркәл­гән. Айның соңгы көнендә булган юл фаҗигасендә бер кешенең гомере өзел­де. Күп очракларда һәлакәтләрнең төп сәбәбе - руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утыру. Машина йөр­тү­челәрнең куркынычсызлык кагыйдәләренә җавапсыз каравының сә­бәпләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Румбик Гәрәев фикере белән кызыксындык.

Апас һәм Кайбыч районнарының баш автоинспекторы сүзләренә караганда, 3 июньдә Бортас авылы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән. 12 июньдә Камыллыда бер баланы машина бәрдер­гән. 20 июнь­дә Багай авылы янында өч кеше, 21ендә Ульянково янында бер, 24ендә Иске Чәчкаб янындагы юлда ике кеше зыян күргән. Олы Кайбыч авылы янындагы ягулык станциясе янында бер җәяүленең гомере өзел­гән. Бу фаҗигаләр - машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә саксызлыгы, игътибарсызлыгы, кагыйдәләрне үтәргә телә­мәве нәтиҗәсе. Җәйге чорда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында контрольне көчәйтү турында ата-аналар белән аңлату эшләре даими алып барылса да, балалар юлда уйный, олы юлда велосипедта йөрүләрен дәвам итә.

- Ата-аналар җыелышларында, мәктәпләрдә очрашуларда күпме генә сөйләсәк тә, өлкәннәрнең сабыйларга вакыты да, игътибары да җитми, бу исә югалтуларга китерә, сәламәтлекләрен куркыныч астына куя. Бүген замана башка, юлларда техниканың күплеге барыбызга да мәгълүм. Кайбычта гына да аларның саны ел саен 300гә арта. Балалар утырган һәр икенче транспорт чарасында махсус җайланма (кресло) булмавын ата-аналарның битарафлыгы димичә, тагын ни дисең? - дип борчыла инспектор.

Балаларның куркынычсызлыгын әти-әнисе тәэмин итмәсә, кем кайгыртыр? Юл һәлакәтләре, зыян күрүчеләрнең артуы җавапсыз өлкәннәргә һәм намуссыз машина йөртүчеләргә бәйле.

Чагыштыру өчен: узган ел Кайбыч юлларында 7 юл һәлакәтендә 11 кеше зы­ян күргән, үлүчеләр булмаган. 2011 елның беренче яртыеллыгында бер һәлакәттә ике кеше тән җәрәхәте алган. 2012 елның алты аенда 8 юл фаҗигасендә 13 кеше зыян күргән, бер кеше үлгән. Бу саннар транспорт чарасына утырган һәркемне уйланырга мәҗ­бүр итсен иде: юлда фаҗигагә очрамас өчен куркынычсызлык чараларын үтибезме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлтранспорт һәлакәтләр

2
X