Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Машинада балагызга кресло бармы?

Россия Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИе Россия автостраховщиклар союзы белән берлектә "Балаларга - автокресло"дигән киң масштаблы социаль кампания уздыра.

Әлеге кампания пассажир балаларның хокукларын саклау, машина салонында яшь балалар өчен мах­сус утыргыч куюны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Балалар - юл хәрә­кә­тендә иң сакланмаган катнашучылар, аларда үз-үзеңне саклау инстинкты тиешенчә үсеш алмаган. Әгәр дә бала юл һәлакәтенә юлыга икән, моңа өлкәннәр гаепле. Узган ел гына да Россия юлларында 898 баланың го­мере өзелгән, шуның 25е - Татарстаннан. Быелның 10 аенда безнең рес­публикада пассажир балалар катнашында 192 юл-транспорт һәлакәте күзәтелгән, нәтиҗәдә 9 бала һәлак булган, 205е төрле тән җәрәхәтләре алган. 50 һәлакәт вакытында машина салонында балалар өчен махсус кресло һәм куркынычсызлык каешы булмаган, шул сәбәпле 6 сабый үлгән, 47 се зур зыян күргән. Дәү­ләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларга бәй­ле һәлакәтләргә юл куймау буенча максатчан эш алып бара. Балалар йөр­тү кагыйдәләрен үтә­мәгән өчен 2011 елның 10 аенда гына да 63194 шофер җаваплылыкка тартылган. ЮХИДИ хезмәткәрләренең максаты - юлларда балалар иминлеген тәэмин итү. Шоферлар да моңа җитди карасын иде.

Россия Федерациясендәге юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә 2007 елдан башлап, машиналарда унике яшькә кадәрге балалар өчен махсус креслолар кую мәҗбүри. Кагыйдәне үтәмәгән өчен РФ Административ хокук тәртибе турындагы кодексның 12.23 маддәсе нигезендә штраф сугу карала. Автокресло бала тууга сатып алынырга ти­еш. Ул барлык уенчыклардан да мөһимрәк. Кресло бул­маса, юлга кузгалырга кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев