Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Табигать сыналу алдында

    Язгы ташкыннарның чыннан да ярсулы икәнлеген Борындык авылында яшәүчеләр үз мисалларында ачык күрә.

    Авыл аша агучы Бәрле елгасында бозлар тыгылу сәбәпле, "Заволжье" җәмгыятенең Борындык филиалының кайбер фермаларына, Ленин урамындагы дүрт йортка су кергән. Бүген Борындыкка РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең инженер-техник чаралар хезмәте начальнигы, подполковник Георгий Баженов җитәкчелегендә Ульяновск шәһәренең "Геофизик" җаваплылыгы чикле җәмгыятеннән шартлатучылар бригадасы килде. Алар авылдан читтә елгада тыгылган бозларны шартлатты.

    Мәлки авылы аша агучы Ырым елгасында да боз тыгылган, нәтиҗәдә авылның кайбер урамнарына су җәелгән. Борындыктан соң шартлатучылар бригадасы Мәлки авылына юнәләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: