Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Табигать сынавы

Бүген төнлә Кайбычта яшенләп көчле яңгырлар яуды. Райондагы бердәм диспетчер хезмәтендә кичке җиденче яртыда Кече Мәме, Малала, Бортас, Пләтәни, Каргалы авылларында ут сүнүе турында хәбәр алынды.

Район электр челтәрендәге махсус бригада шунда ук әлеге авылларга чыгып китеп, ремонт эшләрен башкарды. Кече Мәмедә электр баганасына зур агач ауган, шул сәбәпле, электр линияләре өзелгән. Анда әле хәзер дә төзәтү эшләре алып барыла. Бердәм диспетчер хезмәтенә бүген төнлә сәгать өченче яртыда Колаңгы, Мөрәле, Түбән Колаңгы, Олы Колаңгы авылларының да электр энергиясез калуы турында хәбәр иттеләр. Электр челтәрендәге икенче бригада бу авылларда төзәтү эшләрен оператив рәвештә башкарып чыкты, хәзер анда ут бирелде. Табигатьнең мондый көтелмәгән хәлләре безне оешканлыкта сыный. Район электр челтәре хезмәткәрләре үзләрен мондый сынауларга әзерлекләрен күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Кече Мәме Пләтәни яшен