Әй, яңгыр юклык авыл хезмәтчәннәрен пошаманга сала да инде. Иртә яздан җир куенына салган орлыклар вакытында тишелеп чыгып, матур гына үсеп китсәләр дә, эссе һавада әлсерәп утыралар. Айга якын аномаль кызу саклануы иген культураларының язмышын куркыныч астына куйды. Бу атнаның сишәмбесендә явып үткән яңгырлар игенче күңелендә кабат өмет уятты. Бар...
Әй, яңгыр юклык авыл хезмәтчәннәрен пошаманга сала да инде. Иртә яздан җир куенына салган орлыклар вакытында тишелеп чыгып, матур гына үсеп китсәләр дә, эссе һавада әлсерәп утыралар. Айга якын аномаль кызу саклануы иген культураларының язмышын куркыныч астына куйды. Бу атнаның сишәмбесендә явып үткән яңгырлар игенче күңелендә кабат өмет уятты. Бар теләкләре: җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында яусын иде.
Булачак уңышны саклап калу, малларга кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык запасы булдыру - игенче-механизаторларның төп бурычы. Бүген кайсы гына хуҗалыкка барып чыкма, шунда эш гөрли. Бу юлы халык телендә әле дә "Алтын кырлар" дип аталып йөртелүче җәмгыятькә, Ульянково уңганнары янына юл тоттык.
Корноухово басуында "Ягуар" комбайны печән кырларын иңли. Тырыш механизатор Дмитрий Мухин идарә итә бу куәтле техника белән. Ул тураткан яшел массаны "КамАЗ"ларда Николай Туртыгин һәм Владимир Кочнев Ульянководагы сенаж базына ташый.
- Бу комбайнда өченче елын эшлим, шуңа да "холкын" белеп бетердем бугай инде. Җитештерүчәнлеге көчле аның, яхшы эшли. Печәнгә Сабан туеннан соң төштек. Иртәнге сәгать алтыдан кырда инде без, өйгә кичке сәгать сигезләрдән соң гына кайтабыз. Терлек азыгы әзерләү чоры бер генә вакыт бит, шуңа да вакыт белән хисаплашып тору юк. Пешекчеләр тәмле ашлар белән сыйлый, яхшы ашаталар, - диде Дмитрий.
- Без механикалаштырылган отряд составында җәмгыятьнең барлык бүлекләрендә дә сенаж салу белән шөгыльләнәбез, Ульянковода да икенче базны тутыра башладык инде, - дип сүзгә кушылды Николай.
"КамАЗ"чылар да үз эшләренең осталары: Владимир 1994 елдан бирле руль артында, Николай 2003 елдан. Алар ел әйләнәсе хезмәттә.
- Безнең җәмгыятьтә күпьеллык үләннәр 3016 гектар мәйданны били. Бүгенгә шул мәйданнарның 2842 гектары беренче катка урылды инде. Планда каралган 2685 тонна печәннең 1024 тоннасын әзерләдек, 20203 тонна сенажның 10109 тоннасын салырга өлгердек. Егетләр иртә таңнан кичкә кадәр төшке, кичке ашларга гына туктап, һәр минутны файдага сарыф итеп эшлиләр, рәхмәт аларга. Ходай кушып, яңгырлар явып торса, күпьеллыкларны икенче катка урудан шактый терлек азыгы тупларбыз дип өметләнәбез, - диде директор урынбасары, җәмгыятьтә терлек азыгы хәзерләү буенча җаваплы Илдар Яруллин.
Юрий Зиновьев Ульянково фермасы янындагы сенаж базына кайтартылган яшел массаның исәбен алып бара. Аның әйтүенчә, "КамАЗ"лар бер смена дәвамында бирегә тагылмалы арбалар белән 40 тан артык рейс ясый.
Базга салынган яшел массаны таратып, тыгызлап торуда "К-700"дә - Александр Любавин, "К-701"дә - Николай Пулялин, "Фенд" тракторында Сергей Решеткин эшли.
.jpg)
- Технология таләпләре буенча яшел масса тәүлек әйләнәсе тыгызланып торырга тиеш. Көндез өч тракторда тыгызласак, "Фенд" тракторында төнге сменада Владимир Иванов эшли. Бер базны без ике-өч көн эчендә тутырып, томаларга тиешбез, - ди Сергей Решеткин.
Күргәнегезчә, терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара, егетләргә авыр эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.
Нет комментариев