Мәдәният йорты яңара
Көн темасы

Мәдәният йорты яңара

Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы кабул ителү мәдәният тормышын тагын да җанландырырга мөмкинлек бирер.

Хәзерге вакытта Мөрәле, Чүти авылларында мәдә­ният йортларында капиталь ремонт башланды. Мөрәледә мәдәният йортына ремонт инде күптән кирәк булган. Өч-дүрт ел элек түбәсен калай бе­лән япканнар ябуын. Әм­ма 1972 елда төзелгән би­наның идәннәре, ишек­ләре, тәрәзәләре нык искергән. Ремонтка акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Апас районының "Алтаир-1" тө­зелеш оешмасының Фәнил Минаҗетдинов җи­тәкчелегендәге ремонт бригадасы биредә бер атна элек эш башлаган. Алар тәрәзәләрне пластикка алыштырган, тамашачылар залына яңа идән җәя башлаган. Эчке яктан стеналарны, тү­шәм­не гипслы картон белән тышлаячаклар, электр челтәрен алыштыралар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир­дүс Әхмәтов әйтүенчә, биредә тамашачылар залын бүлеп алып, Мөрәле авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты һәм полициянең участок уполномоченные өчен бүлмәләр булдырылачак. Тамашачылар залында запас чы­гу ишеге ачыла. Бинаның уң ягыннан фельдшер-акушерлык пункты һәм полициянең участок уполномоченные бүл­мә­сенә керү өчен ишек куялар. Фельдшер-акушерлык пунктына санузеллар да эшләнергә ти­еш. Эш күләме зур, шулай да, Фирдүс Шәрипович әйтүенчә, ремонт декабрь урталарында төгәл­ләнергә тиеш.


Мөрәле, Чүти авылларында мәдә­ният йортларында капиталь ремонт

Нет комментариев