БДИ уку йортларына юл ача
Бердәм дәүләт имтиханы тулысынча гамәлгә кертелде инде, ә бу хактагы бәхәсләр әле дә дәвам итә. Мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан газета укучыларыбыз фикерен ачыкларга булдык.
Рания Хәйретдинова, Казан (Идел буе) федераль университетының биология факультеты, 1 курс:
Мин узган ел Олы Кайбыч мәктәбен тәмамладым. Рус теле, математика һәм биологиядән БДИ тапшырдым. Барлыгы 221 бал җыйдым, хәзер факультетның кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасында түләүсез укыйм, беренче сессиямне тапшырып йөрим. Документларымны өч уку йортына биргән идем, барысына да түләүсез бүлекләргә үтә алдым, әмма КФУны сайладым. Миңа дусларым да, туганнарым да керә алмассың, диделәр. Ә мин бары тик БДИ ярдәмендә генә үтә алдым дип уйлыйм. Интернеттан онлайн-тестлар эшләп әзерләндем.
Илсинә Вилданова, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы:
Рус теле һәм математикадан кала, җәмгыять белеме белән татар теленнән БДИ бирәчәкмен. КФУның татар филологиясе факультетына укырга керергә телим. Мәктәптә укытучыларыбыз белән дәресләрдә һәм дәрестән тыш та көчле әзерлек бара. БДИ китапларыннан, интернет челтәреннән тестлар эшлим. Рус теленнән БДИ биреп карадык, эшләргә авыр булды димәс идем.
Светлана Петрова, район мәгълүмати-методик үзәк белгече:
Агымдагы уку елында һәр мәктәптә рус теле һәм математикадан сынау рәвешендә БДИ узды. Федоровское урта мәктәбендә район буенча рус теленнән БДИ сынавы биреп карадылар. Бланклар тутыру буенча укучыларның әзер булуы күренде. Район буенча уртача балл 57,82, бары тик 8 укучы гына минималь чикне уза алмаган. Мәктәпләргә имтиханның С өлеше буенча әзерлеккә игътибарны арттыру бурычы йөкләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев