Без бит Кайбыч яшьләре, юктыр безнең ишләре!
24 февраль көнне район тормышында актив катнашучы яшьләребез Аграр яшьләр форумына җыелды. Аның максаты - Кайбыч яшьләренең социаль, икътисадый яктан активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру.
Киләчәгебез - яшьләр кулында. Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров та үз чыгышында шуны ассызыклады. Бүген авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина һәм җәмгыятьнең башка тармакларының һәрберсендә яшь белгечләрне очратырга була. Әмма кадрларга кытлык юк түгел. Шуңа күрә, район башлыгы фикеренчә, авылга яшьләрне күбрәк тарту максатында югары уку йортларында белем алучы үзебезнең студентларны Кайбычка кайтару, аларга тиешле шартлар тудыру өчен тырышырга кирәк. Яшь белгечләргә Рәхмәт хатлары, бүләкләр дә тапшырылды. Җиңү арты җиңү яулаган Олы Кайбыч мәктәбе хоккей командасы тренеры Илдус Вәлиуллинны һәм аның шәкертләрен сәхнәдә медальләр һәм кубок белән бүләкләделәр. "Ак Барс" банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиев Кайбычта яшьләргә уңайлы эш һәм тормыш шартлары булдыру өчен күп эшләр башкарылуын билгеләп узды. Форумның тагын бер мәртәбәле кунагы - Татарстан Республикасы аграр яшьләр оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина яшь белгечләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Республика районнарындагы яшьләр оешмалары, халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен, социаль проектлар эшли. Грантлар бәйгесендә катнашып, аларны тормышка ашыру чараларын күрә. Миләүшә Заһидуллина андый актив яшьләрнең Кайбычта да булуына ышанычын белдерде. Җирле аграр яшьләр оешмасы рәисе итеп муниципаль район Советының бухгалтерлык исәпләве һәм отчет бүлегенең әйдәүче белгече Рушан Сайранов сайланды.
Очрашуда районыбыз активистлары да үз сүзен әйтте. Аларның чыгышында безнең яшьләрнең буш вакытларын спорт һәм сәнгать белән бәйләп, күңелле үткәрүләре ачык чагылды. Форум өчен махсус төшерелгән видеоролик та моны тагын бер кат раслады. "Без бит Кайбыч яшьләре - юктыр безнең ишләре!" дигән девизны сайлап алулары да юкка түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев