“Сөй халыкның дөньясын”
Тукай елын озатуга, Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителде. Бу елда да бөек Тукаебызның бай мирасын халыкка җиткерүдә эш тукталмый. Әле шушы көннәрдә генә Олы Кайбыч мәдәният йортында шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.
Казан шәһәренең данлыклы Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Кайбычтагы яшь тамашачыларына "Сөй гомерне" дигән шигъри-музыкаль композиция тәкъдим итте. Яшь артистлар Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Лия Вилданова, Илфак Хафизов Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, безне гүя Тукай яшәгән елларга алып кайтты. Алар шагыйрьнең авыр балачак елларын да, иҗат тулы яшьлеген дә, Җаек шәһәрендәге тормышын да күңелләрдә яңартты. Пианино, курай, гитарада уйнап, җырлар белән үреп бардылар бу кичәне, шуңа да вакыт узганы сизелмәде дә. Тамашачылар композицияне җылы кабул итте. Баш режиссер, РФнең атказанган артисты, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәяси Советының мәдәният мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Рәшит Заһидуллин куйган бу композицияне Бельгиянең башкаласы Брюссельдә, Төркиянең Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә яшәүче милләтәшләребез дә яратып караган. Аны Германия һәм Голландиядә гомер кичерүче татарлар да үзләрендә карарга теләк белдергән. Композициянең чит илләрдә дә татарча куелуы туган телебезне онытмаулары, аны кадерләүләре турында сөйли.
Әлеге чара мәдәни казанышларны бөтен республика халкына җиткерү максатындагы "Мәдәният һәм вакыт" дигән федераль партия проекты кысаларында узды. Анда партиянең төбәк башкарма комитетының муниципалетитлар белән эшләү буенча баш белгече Дамир Зарипов, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да катнашты. Федераль проект кысаларында республиканың барлык районнарында да диярлек шундый очрашулар уза. Төрле иҗат кешеләрен үз эченә алган десантны һәркайда көтеп алалар. Соңыннан Рәмис Рафисович Тукайның Җаектагы томышы турында сөйләп, аның шагыйрь булып формалашуында якташыбыз Мотыйгулла хәзрәтнең роле зур булуына тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев