Юбилей алды елы
"Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова барлык укучыларыбызны газета туган көн белән котлый. Анда мондый юллар бар:
"Хөрмәтле укучылар, хәбәрчеләребез, редакция коллективы! Сезнең барыгызны да "Кайбыч таңнары"ның туган көне белән тәбриклим. Аның беренче саны дөнья күрүгә нәкъ 79 ел вакыт үткән. 79 ел тарих күзлегеннән караганда, бәлки, күп тә түгелдер, әмма калын-калын газета төпләмәләренә күз салсаң, анда күпме кеше хезмәте керүен, районыбызда булган төрле вакыйгалар туплануын алсак, киләчәк буыннар өчен бу төпләмәләрнең бәяләп бетергесез хәзинә икәнлеген аңлыйсың. Димәк, без район тарихын бергәләп язабыз. Киләчәктә дә бергә булыйк!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев