Бүген илебез, республикабыз һәм районыбыз мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, мәктәпләрдә тәүге кыңгырау чыңлады.
Кояшлы 1 сентябрь иртәсендә Кошман мәктәбе дә укучыларын, укытучыларын һәм әти-әниләрне янә бергә җыйды. Быел биредә – 85, әлеге мәктәп филиалы булган Олы Урсак башлангыч мәктәбендә өч укучы белем алачак. Кошманда беренче класска 11 бала – җиде кыз һәм дүрт малай укырга килде. Аларны укытучылары Динә Вилданова каршы алды.
Бәйрәм тантанасы яшь армиячеләр башкаруындагы гимннар астында Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Кайбыч районы флагларын күтәрүдән башланды.
Мәктәп директоры Равилә Гаффарова укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлап, яңа уку елында барысына да уңышлар, тырышлык һәм яңа үрләр теләде.
Тантанада узган уку елында аеруча зур уңышларга ирешкән педагоглар, шулай ук юбилейларын билгеләп үткән хезмәткәрләр хөрмәтләнде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котларга башкарма комитетның контроль-хисап палатасы рәисе Илфар Баһавиев килде. Ул, укучыларга, педагогларга, ветеран укытучыларга һәм әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, беренче класска аяк басучы балаларга бүләкләр тапшырды.
Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да, бәйрәм белән тәбрикләп, беренчеләргә күчтәнәчләр өләште. Мәгариф бүлеге методисты Сиринә Гыйсмәтуллина, Түбән Кошман мәчете имамы Илфар хәзрәт Сафиуллинның да теләкләре ихлас иде.
Беренче класска баручылар өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч булды. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән кызлар һәм малайлар бәйрәмгә алдан ук әзерләнеп, шигырьләр һәм җырлар өйрәнеп килгәннәр. Алар тугызынчы класс укучылары белән бергә матур чыгыш ясадылар.
Абый-апалары, кулларыннан җитәкләп, аларны мәктәпкә — мавыктыргыч та, серле дә белем иленә алып керде. Тырышып укырлар, сынатмаслар дип ышанасы килә. Әти-әниләре исеменнән чыгыш ясаган Сиринә Гыйсмәтуллина һәм Марсель Садриев та шундый теләктә.
Кошман мәктәбендә һәр бәйрәм үзенә күрә җылы һәм истә калырлык итеп уза. Бүгенге Белем көне дә күңелләргә матур тәэсирләр калдырып, яңа уку елына якты өметләр белән башланды.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев