Бортас авылы мәчетендә Корбан ашы узды
Бүген Имәнле Бортас авылында яшәүче мөселман кардәшләребез авыл мәчетенә корбан ашына җыелды.
Әлеге ашны шушы авылда гомер иткән Мөхәммәтша Биктаһировның нәсел дәвамчылары үткәрде. Аерым алганда, корбанны Тольятти шәһәрендә яшәүче кызы Миләүшәнең улы Тимур Суфиев чалдырган. Мәскәү шәһәрендә бизнес белән шөгыльләнүче Тимур Насыйр улы ел саен дәртәр-бишәр корбан чалдыра һәм аны ятимнәр йортларына, мохтаҗларга тарата икән.
Быел да бу изге эштән читтә калмаган.
Әнисенең туган авылында узган корбан ашына бөтен авыл халкын чакырдылар. Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торды.
Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятулиин, авыл мәчетендә әле бер еллап кына имам булып торучы Гомәр Гарәфетдинов, әлеге мәчеттә эшләп киткәән Мөрәле авылы егете Руслан Галиев Коръән сүрәләре укыды, вәгазьләр сөйләде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина табын артында утыручыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Корбан бәйрәме уңаеннан кайнар котлады, бәрәкәтле тормыш теләде.
Табынны Миләүшә ханымның бертуганнары –Казаннан Гөлчәчәк, Имәнле Бортастан Зөһрә, башка туганнары, авылдашлары бергә әзерләгән.Чалдырган корбаннар кабул булсын, бәндәләр күңеленнән рәхим-шәфкать китмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев