Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ришвәтчелеккә ничек чик куярга?

    Россиядә ришвәтчелек проблемасы бик кискен тора. Бу катлаулы заманда ничек яшәргә һәм нәрсәгә ышанырга соң? Әдәбият дәресләрендә безгә кеше намуслы, эчкерсез, шәфкатьле булырга тиеш дип өйрәтәләр. Китаплар да шулай дип яза. Чынбарлыкта исә бөтенләй башка күренешкә тап буласың. Телевизорны ачсаң, җинаятьләр, үтерешләр яки рәхәт тормышта, байлыкта рәхәт чигүчеләр турында сюжетлар...

    Бу дөньяда бөтен кыйммәтләрнең акча белән исәп­ләнүеннән кайчакта куркып та куям. Сиңа бәяне акылың һәм белемең, намуслы һәм эчкерсез булуыңа түгел, ә ни дәрә­җәдә бай икәнлегеңә карап бирүләре турында уйларга да куркыныч. Ришвәтчелек кемгә отышлы соң? Кеше нигә бер-берсенә ришвәт бирә һәм ала? Бу дөньяда хәзер риш­вәттән башка яшәп булмыймы инде? Күз алдыбызга китерик әле, сез­дән таныш булмаган бер кеше акча сораса, нишлисез? Әлбәттә, куып чыгарасыз. Шулай булгач, ник соң коррупцион затларга ришвәт бирәбез? Югыйсә, алар да безгә беркем түгел бит. Гадәттә бу акчаларга нәрсә дә булса сатып алалар. Кү­рәсең, моның төп сә­бәбе - тормыш үзе.

    Тормыш һәм сәламәтлек. Бу сүзләрне әйткәндә мин врачларны гына күз алдында тотмыйм. Мисалга, армиягә бармый калуны алыйк. Кемнәрдер уллары армиягә бармасын өчен акча түли. Күп­челек ата-аналар бу юлга балалары өчен куркудан бара, чөнки Ватанны сакларга киткән егет­ләрнең өйгә кургаш табутларда кайткан очраклары да бар. Үз баласын өзелеп яратучы ана мондый кайгы минем гаиләмә дә килмәсен дип, барысын да эшләргә ри­за. Врачлар безне дә­ва­лаган өчен хезмәт хакы ала. Шулай булгач, аларга нигә риш­вәт бирергә? Дипломын алдау юлы бе­лән алган врач кулына эләкмәбез, дигән гарантия кая? Андый кешеләр врач булып ничек эшли алыр?

    Эре фирмада эшлисең килә икән - түлә. Абруйлы уку йортына барасың киләме - түлә. Яхшы эш­кә зур блат, танышлык белән урнашырга мөм­кин. Ата-аналарның күбе­се балаларына зур акчалар чыгарып бирергә әзер. Кызыл диплом сатып алган ул-кызлары җылы кабинетларда эшли башлый.

    Шулай да ришвәтчелек­тән бөтенләйгә котылырга мөмкинме? Мөмкин. Мо­ның өчен бюрократизмны, кайбер файдасыз законнарны юкка чыгарырга, тәртип урнаштырырга гына кирәк. Коррупцияне бетерү өчен аңыбыздагы ялган тамырын тартып алу зарур. Бөтен кеше үз сүзләре өчен җавап бирергә өйрәнсен. Бу балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, кабинетлар, цехларда да, парламентта һәм башкарма власть органнарында да шулай булырга тиеш.

    Хакимияткә намуссыз, саран кеше килә икән, ида­рә итү дәверендә ул үзе­нә иң зур кисәкне алып калырга тырыша. Аны җы­лы урыныннан алып ташлаганчыга кадәр бу шулай дәвам итәчәк. Кешеләр ришвәтчелеккә үз­ләре этәргеч ясый. Йогынтысы бик тә зур булган кешегә ришвәт бирәсең дә, бөтен проблемаларыңны берьюлы хәл итәсең... Ләкин бөтен кешедә дә зур акчалар юк шул. Моны байлар гына булдыра, ә калганнарга нишләргә?

    Мине дә илдәге ришвәтчелек күренеше борчый. Хәзер унынчы класста укыйм. Тагын ел ярымнан соң үз тормышымны сайларга кирәк булачак. Әти-әниемнең мине акча тү­ләп укытырга мөмкинлеге юк икәнлеген яхшы аң­лыйм, шуңа да гел бишле билгеләренә генә уку, мәк­тәптә яхшы белем алу, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм шул нигездә югары уку йортына укырга керү өчен бар тырышлыгымны куям. Мин унберенче классны тәмамлаганда, илдә ришвәтчелек булмас дип ышанасы килә, югыйсә үзем теләгән университетка укырга керә­ алуыма шикләнәм. Шулай да күңелемдә өмет чаткысы бар. Бәлки бу юлы да бәхет елмаер. Быел әнә "Авылның йөз сәләтле баласы" бәйгесендә җиң­дем, стипендиатка булдым. "Корстон" күңел ачу комплексында бүләк­лә­деләр үземне.

    Минемчә, ришвәтчелеккә чик кую өчен дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлары тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, куәтле армия, гадел судлар өстенлек итсен... Шул чакта гына чиновникларга риш­вәт бирергә кирәк булмаячак. Әмма бу катлаулы бурыч. Шулай да мин риш­­вәтчелектән азат дәү­ләттә яшәргә өметләнәм.

    Ришвәтчелек илебез икътисадының төп тормозы да әле ул. Ил җитәкчелеге бу ямьсез күренешкә каршы көрәш алып баруга да карамастан, уңышларыбыз, кызганычка кар­шы, мактанырлык тү­гел. РФ Президенты Дмитрий Медведевның түбәндәге сүзләрен истән чыгармыйк: "Нәрсә дә бул­­са эшләргә кирәк. Кө­түдән файда юк. Коррупция даими проблемага әйләнде һәм бу проблемага без даими җавап бирергә тиеш".

    Минемчә, гражданлык җәмгыяте төзү яшь буыннан башланырга тиеш. Анда без бүгеннән үк хокукый аңлылык, законны үтәү орлыкларын чәчәргә тиешбез. Бүгенге малай-кызлар, ягъни без, бәлки, инде иртәгә үк дәүләт хезмәткәрләре, югары урыннар биләүче чиновникларга әйләнер. Шуңа да илнең төп бурычы - аларны намуслы гражданнар итеп тәрбияләү. Безгә законнарны, әхлаклылык нормаларын хөр­мәт итүче, хезмәттәшләренең законсыз эш алым­нарына чик куя белүче буын кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: