Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Кайбыч укучылары ришвәтчелеккә каршы көрәш бәйгесе җиңүчеләре

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында ришвәтчелеккә каршы юнәлештәге республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге иҗади бәйге Кайбыч укучыларына зур җиңүләр китерде. Алар «Намус белән яшәргә кирәк!» дигән темага видеолар, рәсем-плакатларын тәкъдим иткән.

Замана чиренә әйләнгән ришвәтчелеккә каршы көрәш, аңа киң җәмәгатьчелекне тарту максатындагы бәйге җиңүчеләрен ел саен Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан бүләклиләр. Җиңүчеләрне Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Марс Бәдретдинов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов һәм башкалар тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Бу бәйгедә 1-4 класс укучылары арасындагы «Презентация» номинациясендә «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә педагог Илүсә Карипова кул астында шөгыльләнүче Зилә Әбүзәрова беренче урынны алды. «Видеоролик» номинациясендә Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Равия Мусина һәм китапханәче Рәзинә Хәйретдинова җитәкчелегендәге укучылар төркеме - беренче, шушы мәктәптән башлангыч класс укытучысы Лилия Шәмсетдинованың укучылары Никита Русов, Алинә Чайнаева - өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев