Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ришвәткә юл юк

Кайбычта коррупция буенча үткәрелгән анкета нәтиҗәләре билгеле

Бүген коррупция сүзен ишетмәгән, аның нәрсә аңлатканлыгын белмәгән кеше юктыр ул. Хәзер мәктәпләрдә дә укучыларга бу хакта бик күп мәгълүмат бирәләр, төрле бәйгеләр үткәрәләр. Кыскасы, балаларда кечкенәдән үк моңа каршы тискәре караш тәрбиялиләр, ришвәтчелеккә каршы иммунитеты нык булган буын үсеп килә.

Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлап, Казанда югары белем алган Илнур Сәлахиев әнә шундый егетләрнең берсе. Институттансоң көзен армия сафларына алыначагын белгәч, вакытлыча эш сорап, район мәшгульлек үзәгенә килә һәм аңа район халкы арасында ришвәтчелек буенча анкета үткәрергә тәкьдим итәләр. Сүз уңаеннан, Илнур узган атнада армиягә китте. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова әйтеп узганча, сораштыру "Кайбыч муниципаль районында 2015-2020 елларда ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәтен тормышка ашыру" муниципаль программасын үтәү кысаларында үткәрелгән.

ИЛНУР СӘЛАХИЕВ:

- Ришвәтчелек турында күп белсәм дә, мондый анкета үткәрүем әле беренче тапкыр гына булды. Дөрес, институтта «Бизнес-планлаштыру» проектын яклаганда, Вконтактедагы дусларыма анкета җибәреп, сорауларыма җаваплар алган идем, - диде Илнур. - Миңа район социаль яклау бүлеге, Пенсия фонды һәм ЗАГСка мөрәҗәгать итүчеләр арасында анкета үткәрү бурычы йөкләнде. Шунысы шатландырды, мин мөрәҗәгать иткән кешеләрнең берсенең дә ришвәт биргәне булмаган һәм алар моңа тискәре мөнәсәбәттә. Оешмаларның өчесеннән дә клиентлар гел канәгать булып китте, зарланучылар булмады, димәк, яхшы хезмәт күрсәтәләр. Пенсия фондына килүчеләр күбрәк, алдан язылган булсалар, чират көтеп утырмаслар иде.

ФӘНИЯ ПЕТУХОВА:

- Илнур үткәргән анкета җавапларына ясалган анализ нәтиҗәләре нинди соң? Саннарга күз салыйк. Анкетада катнашкан Пенсия фонды клиентларының 100 проценты эш графигы һәм идарәнең урнашу урыныннан канәгать. Респондентларның 99,9 проценты, документлар җыйганда бернинди дә проблема булмады, дип җавап биргән. Социаль яклау бүлеге буенча үткәрелгән анкетада катнашучыларның икесе аның яшәү урыннарыннан ерак булуын белдергән, тагын ике кешенең документларга бәйле сораулары килеп туган. ЗАГСның ерак булуын бер кеше күрсәткән. Сигез кеше (респондентларның 17 проценты) муниципаль хезмәтләр турындагы мәгълүматны шушы оешмалар янындагы стендлардан, 23е (49 проценты) анда эшләүчехезмәткәрләрдән, 20се (42,6 проценты) матбугаттан, рәсми интернет-сайттан алган. 13 респондентны кабул иткәндә 5 минут, 19ына - 10 минут, 8енә -15 минут, 3сенә - 20 минут , 4сенә 30 минутка кадәр вакыт узган. «Муниципаль хезмәт күрсәтүнең вакыты белән сез канәгатьме?» дигән сорауга 98 проценты «Әйе» дип җавап биргән. Ә «Муниципаль хезмәт күрсәткәндә сезнең күпме акчагыз тотылды?» соравына 100 проценты да «Хезмәт түләүсез күрсәтелде» дигән. «Белешмәләр алуны тизләтү өчен акча сорамадылармы?» дигән сорауга да, барысы да «Юк» дип җавап биргән. Анкета нәтиҗәләре авыл халкына хезмәт күрсәткәндә ришвәтчелеккә юл куелмавы, муниципаль хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә күрсәтелүен дәлилли.

БИРМӘСКӘ ҺӘМ АЛМАСКА!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ришвәтчелеккә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында мондый анкеталарны халык күп мөрәҗәгать итүче башка оешмаларда да үткәрергә тәкъдим итте. Район үзәк сырхауханәсендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында, БТИ да, мәсәлән. «Ришвәтчелеккә каршы без бөтен инструментлардан да нәтиҗәле файдаланырга тиешбез. Профилактик эшчәнлек дәвамлы булсын. Ә инде бу ямьсез күренеш баш калкыта икән, тиз арада аны бетерү хәстәрен күрергә кирәк», - диде ул. Ришвәт бирүчеләр дә, аны алучылар да закон алдында бертигез дәрәҗәдә җавап бирүен дә истән чыгармыйк. Татарстанда соңгы биш елда ришвәтчелек күпкә кимегән икән. Бу социаль-икътисади мониторинг буенча республика комитеты үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев