Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Корноуховода сөт кабул итү пункты ачылды
Кайбычта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, малларның баш санын арттыру - төп максатларның берсе. Дәүләткә сөт сатудан авыл халкы өстәмә табыш ала.Корноухово авылында сөт кабул итү пункты ачылуы сөт җыючыларга уңайлыклар тудыра. Аны файдалануга тапшыру тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси...
-
Мөрәледә яшәүче тыл хезмәтчәненә 90 яшь тулды
Яшьлекләре миллионлаган кеше гомерен алып киткән сугыш чорына туры килгән, Җиңү көнен якынайту өчен үз-үзләрен аямыйча бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү йөзеннән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин аларга, юбилейлары белән котлап, рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар юллый. Әле шушы көннәрдә генә чираттагы хат Мөрәле авылына килде....
-
Казан каймасы төзелеше иң беренче булып Кайбыч районында башланган, Иске Чәчкабта аларның төп штаблары урнашкан була
1941 елның көзе. Фашистлар зур көч белән Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Фронттан күңелсез хәбәрләр килеп тора. Илне ничек тә саклап калырга, дошманны сәнәгать үзәге булган Казанга, гомумән, Идел елгасына якын җибәрмәскә кирәк. 13 октябрьдә СССР Дәүләт оборона комитеты дошман танкларыннан саклану өчен тиз арада окоплар казырга карар кыла. Ә инде...
-
Депутат Ирек Зиннуров кайбычлыларны кабул итте
Танылган спортчы Ирек Зиннуровның Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлануына әле ике ай да вакыт узмады. Шулай да, парламентта тыгыз график белән эшләвенә дә карамастан, ул Кайбычтагы сайлаучылары янына кайтырга җай тапкан.
-
Бушлай медицина ярдәменә хокукларыбыз сакланырга тиеш
Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
«Авылдашыбыз Равилгә рәхмәтебез чиксез!», -ди газета укучыбыз
Олыгайган саен күңел нечкәрә, аз гына сүздән дә хәтер кала, ягымлы караш иясен кысып кочаклыйсы килә башлый. Өлкән кешеләрнең күңеле шундый нечкә инде аның.
-
Борындыкта яшәүче Мөнирә әби котлаулар кабул итте
Ай буе диярлек саран гына елмайган кояш та бу көнне нурларын мулдан сипте. Гүя ул да Мөнирә апаның туган көне икәнен белеп, үзе дә кояш сыман ягымлы, тирә-юньдәгеләргә җылы өләшеп яшәүче әбекәйне әнә шулай тәбрик итте. Борындыкта яшәүче тыл хезмәтчәне Мөнирә Вәлидованы 90 яшьлек юбилее белән кояш кына түгел, балалары,...
-
Аның күңелендә гомере буе җыр яши
Яктылык сирпегән учактай, агачлардагы кып-кызыл миләшләр игътибарны үзләренә җәлеп итә, әле җәй көне генә авызга алмаслык ачы булган баланнар да инде өлгереп татлыланган, табигать тә алтынга төренеп, иртә яздан бирле үстергән җимешләренә куанып туя алмый. Җиһанда - әбиләр чуагы! Адәм баласының өлкән яшькә җитүе дә бу матур табигать күренеше сыман....
-
Элек укыту шартлары ниниди булган? Бу хакта Борындыктан лаеклы ялдагы укытучы яза
Укытучылар көне алдыннан үзем укыткан чорны искә алдым. Ул хатирәләр белән сезне дә таныштырып узам әле.
-
Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар-интернат йортында яшәүчеләр кунаклар кабул итте
Бу йортта кунакларга һәрвакыт шат. Кем генә килмәсен, кечкенә балалармы, мәктәп укучыларымы, зурлар, өлкән яшьтәгеләрме, барысын да сабыр гына елмаеп каршы алалар. Картлар һәм инвалидлар-интернат йортында яшәүчеләр турында әйтүем. Әлеге йорт ачылганнан бирле, монда инде әллә ничә тапкыр барып, әби-бабайлар белән күпме аралашсам да, берсенең дә күз яшьләре түгеп зарланганын...
-
Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер.
-
“Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының республика форумында кайбычлылар да катнашты
"Бердәм Россия" партиясе тарафдарларының республика форумында район балалар китапханәсе директоры Эльмира Хәялиева, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин, Олы Кайбыч мәдәният йорты методисты Алия Низамиева катнашты.
-
Район Советының чираттагы утырышы узды
Бу атнаның дүшәмбесендә район Советының чираттагы сигезенче утырышы узды. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды. Анда район Советы депутатлары, район прокуроры Руслан Заһретдинов, оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
-
Кайбычның үз Кремле бар
Олы Кайбычтагы ял паркындагы матурлыкка сокланмаган кеше юктыр ул!
-
Кайбычта ике авыл арасында булмый калган бәрелеш турында журналист язмасы
21 августның якшәмбе иртәсендә районда хәбәр таралды: Федоровское белән Кече Мәме авылы яшьләре бик каты сугышкан икшн! Андый очракта имеш-мимешләр яшендәй оча, кем ничек булдыра ала, шулай куерта. Әмма алга китеп булса да шуны әйтәм: бәхеткә, эш сугышуга кадәр барып җитми. "Калай әтәч"ләрне Кече Мәмедә Кайбыч полициясе хезмәткәрләре каршы ала....