Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Салтыйган авылы механизаторы «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды
Күпьеллык намуслы хезмәте, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен
-
Хуҗа Хәсән фермасы савымчысына «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде
Терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен
-
Кайбычның өч егете Владивостокта бергә хезмәт иткән
Ватан Геройлары көне алдыннан редакциягә Хәрби-Диңгез пехотасында хезмәт иткән төз гәүдәле егет килеп керде. Турминский авылында туып-үскән Евгений Иванов булып чыкты ул. Ерак Көнчыгышның Владивосток шәһәрендә, Тын океан Хәрби-Диңгез флотының диңгез пехотасында атучы, гранатометчы ярдәмчесе булып хезмәт иткән егет армия срогын намус белән үтәгән. Ул кайткан өченче көнне үк энесе...
-
Республика авыллары арасында иң яхшы хат ташучы Кайбыч районында яши
«ТАТМЕДИА» агентлыгында агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу буенча ел саен үткәрелүче «Иң яхшы почта элемтәсе», «Авылның иң яхшы хат ташучысы», «Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы», «Журналларга иң күп яздырганпочта бүлеге» бәйгесенә йомгак ясадылар. Федоровское авылында почта таратучы булып эшләүче Гөлсөяр Урманова республика авыллары арасында иң яхшы хат ташучы...
-
Кайбычка РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килде
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов безнең районда булып китте.
-
“Агрохимсервис” җәмгыяте шоферы Сергей Грузковны юбилее белән котладылар
Утыз алты ел буена "Агрохимсервис" җәмгыятендә шофер булып эшләүче Сергей Грузков 60 яшьлек юбилее көнне дә хезмәт вахтасында иде. Хезмәтне, тормышны яратучы юбиляр эшсез торуны күз алдына да китерә алмый. Әнә шушы эшсөярне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән аның урынбасары Рәмис Хәялиев, җәмгыять директоры Артур Гыйбадуллин, авыл җирлеге башлыгы Фирдүс...
-
РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Кайбычка килде
Әлеге очрашу Кайбыч районында халыкны һәм юридик затларны кабул итү максатында узды.
-
Кайбыч ветеринария берләшмәсе район ветеринария начальнигы Илсур Зиядиев: «Документлар электронлаша»
Киләсе елдан ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән карары шул хакта. Ул 2018 елның гыйнварыннан гамәлгә керә.
-
Татьяна Воропаева кайбычлыларны кабул итте
«Мин ТР Дәүләт Советы депутаты булу өстенә, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәктәге җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт Советында социаль сәясәт буенча рәис урынбасары да. Халыкны тыңлау, авыр хәлдә калган кешеләрнең хәленә керә белү, аларга мөмкин кадәр ярдәм кулы сузу - безнең төп бурычыбыз ул. Без барыбыз да...
-
Татьяна Воропаева кайбычлыларны кабул итәчәк
19 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны ТР Дәүләт Советында партия фракциясе әгъзасе, социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары, депутат этикасы кагыйдәләрен саклау буенча комиссия әгъзасы Татьяна Воропаева 10.00-11.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Элемтәгә керү өчен телефон: 2-16-19.
-
Кайбыч кызы – КФУның журналистика факультеты студенты!
«Кайбыч таңнары» газетасында каләмен чарлый башлаган Кошман авылы кызы Чулпан Гарифуллина максатына иреште. Ул хәзер КФУның журналистика факультеты студенты! Балачагыннан ук журналист булам дип үзалдына максат куйган яшь каләмдәшебез, «Алтын каләм» республика бәйгесендә катнашып, гран-прига лаек булган иде. Әлеге зур җиңүе аңа КФУга ташламалы шартларда укырга керү бәхетен бирде. Беренче...
-
Кайбыч районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе оешкан төстә үтә
Көннәр салкынаю белән, салкын тидерүчеләр, йогышлы авырулар да көчәеп китә. Грипп дигәне дә нәкъ менә шушы вакытта баш калкыта. Балаларны да, олыларны да аямаучы әлеге чирдән саклануның иң ышанычлы юлы - вакцина ясату, ди табиблар. Татарстанда, шул исәптән Кайбычта да, 15 августтан гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Аның...
-
Корноуховода үзара салым акчасы ярдәмендә артезиан коесын төзекләндерделәр
Ике ел элек, Корноухово һәм Ульянково халкы соравы буенча, үзара салым акчасына иске коелар урынына яңаларын эшләгәннәр. «Үзәкләштерелгән суүткәргеч халыкка бик уңайлы. Ләкин кайвакыт ут бетеп алганда, корылык булганда яки башка техник сәбәпләр аркасында су бетә. Мондый очракта коелар һәм чишмәләр бердәнбер су чыганагы булып кала, - диде Ульянково авыл...
-
Кайбыч районында инвалидлар җәмгыяте оешты
Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 1770 инвалид исәпләнә. Әле шушы көннәрдә генә җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында инвалидлар җәмгыятен оештыру буенча утырыш булды. Аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.
-
Арабыздан тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны китте
Бүген Олы Кайбыч авылында яшәгән сугыш ветераны Хәдия Вәлиева арабыздан китте.