Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кошманда “Илһамият” төркеме артистлары концерт куйды
“Бабаң менгән рухи үрдән төшә күрмә! Төшә күрмә, Алыплардан калган халык!” Халкыбызның яраткан шагыйре Илдар Юзеев язып калдырган бик тә мәгънәле шигырь юллары белән башланып китте Кошман мәдәният йортында узган концерт. Казаннан килгән “Илһамият” иҗат төркеме артистларының әлеге бәйрәм концерты Татарстанның Республика көненә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
-
“Наз” фонды директоры Кайбыч балаларына ярдәм итә
Татарстанда ятим, инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» республика җәмәгатьчелек хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинованың исеме кайбычлыларга яхшы таныш. Хәер, ул кем мохтаҗ, шуңа ярдәм кулы суза. Безнең якларга һәр килүендә аны үз итеп, яратып көтеп алалар, ә кире киткәндә, әллә никадәр баланың, әти-әнинең рәхмәтенә төренеп юлга кузгала. Хәйриячелек эшчәнлеге бер Кайбыч белән генә чикләнми аның, барлыгы 18 районны колачлый. Югыйсә, сентябрьдә 70 яшен тутырачак Нурания Фирдәбаевнага, булды, җитте, ятимкәйләргә ярдәм кулын күп суздым инде, дип туктап калса да, сүз әйтүче булмас иде. Юк шул, сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә, назга сусаган күңелләргә шатлык бүләк итүен, яралы җаннарны дәвалауын дәвам итә әле ул. Әле бер кочак кием-салым, уенчыклар, тәм-том, әле шау чәчәктә үсеп утыручы бүлмә гөлләре төяп кайтып төшә ул Кайбычка.
-
Колаңгыда узган Авыл көне мизгелләре
Моннан берничә ел элек Авыл көнен үткәрүне башлап җибәргән Олы Подберезье авыл җирлегенең үрнәге яхшы булды, хәзер аны барлык авылларда да үткәрәләр диярлек. Без, журналистлар, аларның барысында да да катнашып та бетерә алмыйбыз, ә инде барганнарыннан авыл кешеләренең бердәм булып, матур итеп яшәүләренә, җыр-биюләргә оста булуларына сокланып кайтабыз.
-
Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе узды
Яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе үткәрелә. Әлеге хәйрия акциясе турында Кайбычта да яхшы беләләр һәм аны ел саен көтеп алалар. Чөнки дистәләрчә гаиләгә, аларда тәрбияләнүче балаларга шатлык бүләк итүче, дөньяда изгелекнең тантана итүен раслаучы бик матур чара ул. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән узучы акция озын гомерле булсын иде. Анда төп игътибар күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, туганнарының җылы канаты астында үсүче балаларга, физик мөмкинлекләре чикле булучыларга бирелә. Акция үткәрелә башлаган 12 ел эчендә бездә ике меңнән артык балага ярдәм күрсәтелгән.
-
Кайбычның яшь армиячеләр хәрәкәте лидеры Брест крепосте турында яза
Брест крепосте, Брест шәһәре халкы сугышның беренче көннәрендәге оборона тотучыларның легендар батырлыгы белән хаклы рәвештә горурлана. Алар шәһәрне азат иткән солдатларның үз-үзләрен аямыйча сугышуын да яхшы хәтерлиләр.
-
Кайбыч электр челтәрендә гаилә династияләре эшли
Һәрбер хезмәт коллективының башкалардан аерылып торган үзенчәлеге була. Район электр челтәре коллективында, мәсәлән, энергетикларның алты династиясе һәм ике гаилә пары эшли.
-
Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев комсомол турындагы хатирәләре белән уртаклашты
Өлкәнрәк буын кешеләренең күбесе комсомолда булган елларын якты хатирәләр белән искә ала. Чөнки аларның яшьлеге кызыклы вакыйгаларга һәм файдалы эшләргә бай булган. 1987-1991 елларда Апас районы комсомол комитетының беренче секретаре булып эшләгән Рәмис Хәялиев шул чорга кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Ул хәзерге вакытта Кайбыч районы башлыгы урынбасары.
-
Чүти мәктәбенең яшь армиячеләре балачагында концлагерьда булган Асия апалары белән очрашты
Һәр елны, дөресрәге, 1962 елдан бирле, сентябрьнең икенче ял көне Фашизм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны, ачлыктан интегеп үлүчеләрне, концлагерьларда, тоткынлыкта газап күрүчеләрне искә алабыз.
-
Олы Тәрбиттән Марина Тараканова Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты булды
Олы Тәрбит авылының талантлы кызы Марина Тараканова – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты. Әлеге уку йортына керү җиңел түгел, анда конкурслар һәрвакыт зур. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән махсус музыкаль белемле яшьләр анда җиде иләк аша узып керә. Быел Чүти мәктәбен тәмамлаган Марина консерваториянең теория-композиторлык факультетының этномузыкология кафедрасында белем ала.
-
Олы Урсактан Гөлфәния Миңнурова: «Бер урында эшләргә күнеккән инде мин, терлекләрне яратам»
Олы Урсак фермасы савымчысы Гөлфәния Миңнурованың терлекчелек тармагында эшли башлавына 29 ел вакыт узып киткән инде. Бу якларга Чувашия Республикасыннан килен булып төшүенә дә 33 ел булган. Туып-үскән җирен ничек яратса, Олы Урсакны да әнә шулай үз иткән ул.
-
Кайбыч районының өч авыл җирлегендә дә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар оешкан төстә узды
Узган якшәмбедә, Бердәм тавыш бирү көнендә, безнең районда җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар узды.
-
Тумышы белән Иске Чәчкабтан булган Дилә Әбүзәрова әтисенең һәм җизнәсенең Курск сугышында катнашуы турында яза
Бөек Ватан сугышы еллары ерагайса да, аның канкойгыч, дәһшәтле көннәре турындагы хатирәләр, буыннардан-буыннарга күчеп, кешелек хәтерендә мәңге яшәр. Совет гаскәрләренең җиңүенә юл ачкан, үзенең масштабы, җәлеп ителгән көчләре, нәтиҗәсе буенча тиңе булмаган Курск дугасы сугышы тәмамланганга быел 75 ел булды. Анда илебез гаскәрләре, дошман камап алган Белгород, Харьков, Орел шәһәрләрен азат итүдә иң кыю планнарын кулланып, фидакарьлек һәм батырлык үрнәге күрсәтә һәм җиңүгә юл ача. Курсктагы бәрелешләр тарихка иң көчле һәм зур танклар сугышы булып кереп калган. Ул 1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр бертуктаусыз 49 көн дәвам иткән. Анда Мәскәү өчен барган сугыш белән чагыштырганда җиде, Сталинградтагы бәрелешләргә караганда биш тапкырга күбрәк солдат, танк, самолетлар һәм хәрби корал җәлеп ителә. Курск дугасы сугышында җиңелгәннән соң, немец гаскәрләренең көрәшү көче какшый. Алар совет гаскәрләренә каршы тору белән генә чикләнә. Һөҗүм итү инициативасы безнекеләргә күчә. Шулай итеп, 23 август, дошманны тар-мар итеп, Курск дугасы сугышы тәмамланган көн – Россиядә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.
-
Олы Кайбыч мәктәбе директоры урынбасары «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгесе белән бүләкләнде
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры урынбасары
-
Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды
Авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык тырыш хезмәте өчен
-
«Дубрава» җәмгыятенең өченче филиалы директорына ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык тырыш хезмәте өчен