Хезмәт хакын – үзвакытында
Район прокуратурасы "Чекмарев Ф.А." крестьян-фермерлык хуҗалыгында хезмәт хакларының үзвакытында түләнүе буенча 2012 елның маенда тикшерү уздырды.
Тикшерү барышында әлеге хуҗалыкта агымдагы елның март, апрель айлары өчен хезмәтчәннәргә хезмәт хакы түләнмәгәнлеге ачыкланды. Барлык бурыч 300000 сумнан артып китә. Болардан тыш, эш сәгате нормасын үтәгән авыл хезмәтчәннәренә хезмәт хакының законда каралганнан күпкә кимрәк түләнүе дә билгеле булды. Бу "Чекмарев Ф.А." КФХсы башлыгы Ф.А.Чекмаревның Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 136 нчы маддәсен үтәмәвен күрсәтә. Әлеге маддәдә күрсәтелгәнчә, хезмәт хакы һәр ярты айдан да сирәгрәк бирелергә тиеш түгел. РФ Хезмәт кодексының 133 маддәсендә эш сәгате вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын үтәгән хезмәткәрнең хезмәт хакы хезмәткә түләүнең минимал күләменнән ким була алмавы күрсәтелә. Закон таләпләрен үтәмәгән өчен КФХ башлыгына һәм баш бухгалтерга карата административ эшләр ачылды һәм аларны административ җаваплылыкка тарту өчен карарлар Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелде.
Район прокуратурасы "Чекмарев Ф.А." хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен яклап, хезмәт хаклары буенча бурычларны мәҗбүри түләттерү буенча судка дәгъва гаризалары җибәрде. Суд район прокуроры таләбен канәгатьләндерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев