Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бадминтон ярышы

Казан шәһәренең Универсиада объектларының берсе булган Теннис академиясендә мәктәпләрнең физкультура укытучылары өчен бадминтон буенча махсус семинар үткәрелде.

Анда дәрәҗәле кунаклардан Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бор­һанов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сә­ла­мәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТРның баш офтальмологы Айдар Әмиров катнашты. Әлеге семинарга безнең районнан яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендә 12 мәктәпнең физкультура укытучылары да барды.

Семинар барышында Россиянең күренекле тренерлары мәктәп балалары өчен бадминтон дәресләрен ничек оештыру турында мастер-класслар үт­кәрде. Медицина белгечләре спортның бадминтон төренең кешеләр организмына, ае­руча күзләргә уңай йогынты яса­вын ассызыклады.

Семинар ахырында Россия бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай спортның бадминтон төрен үсте­рүдә актив эш алып барган шәһәр учреж­де­ниеләренә, районнарга спорт җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырды. Алар арасында безнең Юрий Михайлов та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Бадминтон