Баскетбол лигасында
19-20 гыйнвар көннәрендә Тәтеш шәһәре базасында ТР гомумбелем бирү учреждениеләре командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" дип исемләнгән мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты кысаларында 2012-2013 ел сезонының зона ярышы үтте.
Анда республикабызның Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Чүпрәле районнары командалары үзара көч сынашты. Командалар күп булу сәбәпле, ярыш ике төркемгә бүлеп үткәрелде. Кайбычлылар "А" төркемендә Апас, Кама Тамагы, Яшел Үзән командаларына каршы уйнады. 19 гыйнварда Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин кул астында шөгыльләнүче, составында Эльвира Галәвова, Адилә Фәсхетдинова, Анжелика Александрова, Айзилә Гайнуллина, Гөлнара Шәрәфиева, Резеда Зиннәтуллина, Диана Вәлиуллина, Ландыш Сибгатуллина, Камилә Мөбәрәкшина булган команда, Кама Тамагы районы командасын 14:10, апаслыларны 6:5, Яшел Үзән командасын 10:9 исәбенә отып, "А" төркемендә җиңү яулап ярымфиналга үтә. 20 гыйнвар көнне ярымфиналда Чүпрәле районы командасын 13:11 исәбенә бирелергә мәҗбүр итә. Финалда "Б" төркемендә җиңү яулаган Буа районы командасы белән очраша. Буалыларга 16:11 исәбенә оттырып, якташларыбыз әлеге чемпионатта икенче урынны яулап кайтты. Кызларыбыз икенче дәрәҗәдәге диплом, кубок һәм медальләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев