Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беләге ныклар гер күтәрә

Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка тарту максатында Россия физкультурниклар көне уңаеннан гер күтәрү ярышының чираттагысы Кече Кайбыч мәдәният йортында узды.

Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары бе­лән таныштырды: спортчы, бер кулы белән күтә­реп арганнан соң, икенче кулына күчергәндә герне идәнгә куярга тиеш түгел. Катнашучы команда сос­тавында - ун кеше, алар­ның күрсәткечләрен бер­гә кушкач килеп чыккан санны унга бүлгәч, авылның рейтингы ачыклана. Район мәдәният йортларында ярышлар үткәр­гән­нән соң, иң югары рей­тинглы авылның мә­дә­ният йортына район баш­лыгы бүләге тапшырылачак.

Быел Олы Кайбыч урта гомумбелем би­рү мәк­тәбенең унберенче классына укырга барачак Әнис Гарифуллин сәхнәгә беренче булып чыкты. Герне бер кул белән күтә­реп, ул үткән атнада Кошман егете Динар Гатауллин куйган күрсәткечне куып җитте (150 тапкыр). Ярыш шартларын онытып җибәрдеме, герне икенче кулына күчергәндә идәнгә куйды, шуңа күрә Әниснең герне икенче кул белән күтәрү мөмкинлеге булмады. Айнур Низаметдинов (рә­сем­дә) герне сул кулы бе­лән 130, уңы белән 71 тапкыр күтәреп, Кече Кайбыч авылы рекордын куйды. Егет быел Казан төзелеш көллиятенең 4 курсында укуын дәвам итә­чәк. Өченче урынны яу­ла­ган Ранис Абделхәеров герне 105 тапкыр кү­тә­рә алды. Көчле егетләр аз түгел иде биредә: Марат Алимбеков 101, Айрат Миңнуллин - 100, Азат Хафизов - 99, Ранис Сәлахетдинов - 41, Рафаэль Нигъмәтуллин 29 тапкыр күтәрде. Гер кү­тәрергә сигез егет теләк белдергән иде, аларның тулаем исәбенә Алинә Гайнуллина җыйган бер очко да кушылды. Кызлар да спортны үз итәләр икән: һәр егеткә көч биреп, күтәрелгән гер исә­бен алып бардылар. Җи­ңүчеләргә Юрий Михайлов истәлекле бүләк­ләр тапшырды. Ярыш­тан соң яшь­ләр дискотекада кү­ңел ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Кайбыч мәдәният йорты