Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бердәмлектә көчле без

6 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә ТРның муниципаль районнары, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары һәм дәүләт башкарма хакимият органнарының бүлек хезмәткәрләре арасында спартакиада кысаларында ярышлар үтте.

Сәламәт яшәү рәвеше буларак спортны пропагандалау, киң халык массаларын спортка тарту, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгыту максатында үткәрел­гән әлеге спартакиадада Апас, Буа, Биектау, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан, Чүпрәле районнары командалары катнашты.

Спортның шашка төре буенча чыгыш ясаган район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әб­ләзова беренче урынны яулады. Өстәл теннисы, бадминтон буенча район мәгариф бүлеге белгече Диана Батрасова, шахматта инфраструктура үсеше бүлегенең "Заказчик хезмәте" директоры Александра Шешегова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бу­енча консультанты Рә­фыйк Тимергалиев, гер күтәрүдә Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, бадментонда район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир­дүс Әх­мәтов, йөгерүдә Надеждино авыл җирлеге секретаре Мария Кузнецова һәм башкалар командага баллар туплауда үз өлешләрен керттеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча якташларыбыз тугыз команда арасында бишенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Яшел Үзән спартакиада

2
X