Спорт

Биле ныклар бил алыша

29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Актаныш район үзәгендә ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча бәйге узды.

Ун үлчәү авырлыгында 14-16 яшьлек үсмерләр арасында барган ярышта 45 район, шәһәр, Россия тө­бәк­ләре җыелма командалары катнашты. Әлеге бәйгедә район башкарма комитетының оештыру бүлегенең әй­дәү­че белгече Алексей Горшков җитәкчелегендә Мәлки, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч авыллары көрәшчеләреннән торган Кайбыч районы җыелма командасы да катнашты.


Кайбыч таннары көрәш

Нет комментариев