Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Болгар җирендәге ярыш

23-24 февральдә Болгар шәһәрендә 1998-1999 елларда туган яшүсмерләр командалары катнашында А.В.Тарасов исемендәге хоккей буенча "Алтын алка" Республика ярышларының финал уеннары үтте.

Анда авыл хуҗалыгы районнарыннан, үз зоналарында җиңү яулаган алты команда үзара көч сынашты. Республикабызның Иделаръягы зонасын һәрвакыттагыча, Кайбыч муниципаль районы җыелма командасы тәкъдим итте. Команда составы Олы Кайбыч һәм Мәлки мәктәпләре укучыларыннан тора. Ярышларның беренче көнендә уеннар ике төркемдә үтте. Безнең команда Мәлки төп мәктәбе тренеры Александр Галкин җитәкчелегендә старт уеннарында Балык Бистәсе җыелма командасы белән очрашты, очрашу барышында 0: 2 исәбенә оттырып барса да, овертаймда 3: 2 исәбе белән җиңү яулады. Икенче уенда да Балтач районы җыелма командасы белән очрашу якташларыбыз өчен уңышсыз башланды, безнең хоккейчылар суккан алкалар капкага керергә теләмәде, я перекладинага, я капка баганасына эләгә. Ике периодтан соң исәп, беренче уендагы кебек, көндәшләр файдасына 0:2 иде. Шулай да, өченче периодта көндәшләренә басым ясап, 4 җавапсыз алка кертә алдылар һәм 4: 2 исәбе белән җиңүгә ирешеп, үз төркемнәрендә беренче урынны яуладылар.

Бәйгенең икенче көнендә ярымфинал һәм финал уеннары үтте. Якташларыбызга беренче көнне үз төркемендә икенче урынны яулаган Ютазы җыелма командасы туры килде. Бу юлы безнекеләр өчен уен чагыштырмача уңышлы булды һәм алар, 4:1 исәбе белән отып, финалга чыкты, анда ярымфиналда Алексеевский районы командасын җиңгән Балтач районы командасы көтә иде. Әлеге уен бөтенләй башка сценарий буенча барды. Беренче периодта ук безнекеләр 2:0 исәбе белән отты, ләкин уен азагына кадәр бу исәпне тота алмадылар. Башта көндәшләр безнең капкага бер алка кертте, ә өченче периодта безнекеләрнең нык аруы сизелде, алар алмашсыз дүрт уен уйнап арыды, шуңа тагын өч алка керттерделәр. Нәтиҗәдә, уен 4:2 исәбенә тәмамланды, шулай итеп, якташларыбыз турнирның көмеш медальләренә ия булды. Өченче урынга Алексеевск районы хоккейчылары чыкты. Шунысы куанычлы, ярыш нәтиҗәләре буенча Мәлки төп мәктәбе укучысы Антон Галкин иң яхшы һөҗүмче буларак танылды, ә Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Дамир Әүхәтшин турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды һәм дипломнарга, махсус бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын алка” Республика ярышлары