Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы юллары бормалы

Узган шимбәдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында кышкы спорт сезонын ачу тантанасы булды. Шул уңайдан мәктәпләр, оешмалар, учреждениеләр командалары катнашында чаңгы буенча шәхси беренчелеккә ярыш үткәрелде.

Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Фә­нил Гарәфетдинов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, яшь спортчыларга старт бирелде. Бәйгедә егетләр - 5, хатын-кызлар 3 чакрым ара­ны вакытка үтәр­гә тиеш.

Чаңгы юлыннын яшьләр аеруча тиз җилдерде. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфат Өметбаев финиш сызыгын беренче булып үтте. Шул ук мәк­тәптән Әнис Гарифуллин, аннан аз гына калышып, икенче килде. 135 нче һө­нәр училищесыннан Руслан Сәлахиев өченче күр­сәткечкә иреште. Олы Кайбыч мәктәбенең кызлары да сынатмады: Ай­гөл Низаметдинова беренче урынны яуласа, Мәдинә Яруллина икенче урынны алды. Һөнәр училищесыннан Римма Зафина өченче килде.

Оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре дә үзләренең чаңгы спортын яратуларын күрсәтте. Ир-егетләр арасында район башкарма комитеты хезмәткәре Алексей Горшковка тиңнәр булмады. Икенче урынны һөнәр училищесы укытучысы Фәрит Зиннуров яулады. Өченче булып финиш сызыгын "Кайбыч таңнары" газетасы журналисты Мингазиз Сөнгатуллин үтте. Хатын-кызлар арасында район башкарма комитетыннан Алия Сөнгатова һәм 135 нче һөнәр училищесыннан Агния Шоркина беренче- икенче урыннарны бүлеште.

Призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләк­ләрне район Советы аппараты җитәкчесе Александы Кучумов һәм район яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Фәнил Гарәфетдинов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев