Чемпионат җиңүчеләре
7-9 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җиңел атлетика һәм җәйге һөнәри ике төр ярыш (двоеборье) буенча чемпионаты узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге командасы составында полиция майоры Фәнис Хәялиев, полиция майоры Камил Мөбариев, полициянең өлкән лейтенанты Илфат Әхмәтов, полициянең өлкән лейтенанты Гөлнара Гыймадиева, полиция лейтенанты Александр Воробьев катнашты. Өч көн дәвам иткән кискен көрәштә ир-атлар биш чакрым, хатын-кызлар өч чакрымга йөгерү, Макаров пистолетыннан ату, эстафета (4х1000) буенча көч сынашты. Өченче категориядәге 20 команда арасында "Апас" командасы җәйге һөнәри ике төр ярыш буенча икенче, кросс буенча дүртенче урыннарны яулады.
Ике төр ярышта беренче, өченче урыннарга Балтач, Саба командалары ия булды, җиңел атлетика кроссында аксубайлылар беренче, балтачлылар - икенче, сабалылар өченче урынны алды.
Җиңүче командалар кубоклар, ТР Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин исеменнән дипломнар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев