Хоккей – чын ир-егетләр уены
Яңа ел алды көннәрендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләренең 8 класс укучылары командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды.
Әлеге ярышта Юрий Григорьев җитәкчелегендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Кайбычлылар икенче, Мәлки командасы өченче урынга чыкты. Командаларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев