Спорт

Җиңү көчлеләргә елмая

30 декабрьдә Олы Кайбыч мәктәбе базасында район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге, балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә мәктәпләрнең тугызынчы класска кадәр укучылары командалары катнашында хоккей буенча район башлыгы призына турнир үткәрде.

Ярышта Федоровское мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Мәлки мәк­тә­бе командасы икенче, Олы Кайбыч мәк­тәбе командасы өченче урыннарда. 9 алка керт­кән Мәлки командасы уенчысы Антон Галкин иң яхшы һөҗүмче булып танылды.


хоккей

Нет комментариев