Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычлылар – җиңүче

21 гыйнварда Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында авыл хуҗалыгы районнарының ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР чемпионатының беренче лигасы, "Б" дивизионында чыгыш ясаучы Кайбыч һәм Яшел Үзән районнары командалары үзара көч сынашты.

Командалар бер-берсен сәламләп, Татарстан гимны яңгыраганнан соң, беренче период башланып китте. Берничә минуттан соң, уйнаучы-тренер Илдус Вәлиуллин кунаклар капкасына беренче алканы кертеп, әлеге турнирда исәпне ачты. Уен кискенләшкәннән-кискенлә­шә барды, Яшел Үзән командасы һөҗүм артыннан һөҗүм оештырып, те­ләкләренә ирештеләр, Дмитрий Шаронов кайбычлылар капкасына җа­вап алкасы кертте (1:1).

Икенче период башыннан ук кунаклар командасы якташларыбыз капкасын штурмлауга күчте­ләр. Яшел Үзән командасы составында уйнаган Руслан Җамалетдинов икенче алканы кертеп, кунакларны алга чыгарды (2:1). Әлеге исәп белән килешергә теләмәгән кайбычлылар көндәшләре капкасына бер-бер артлы һөҗүм оештырып, Фәнил Миңнуллин исәпне тигез­ләүгә иреште (2:2).

Өченче периодта уен тагын да кискенләшә барды, уенчыларда да киеренкелек сизелде. Шуңа да командаларда кагый­дә бозып, ике, хәт­та дүрт минутлык штрафка тартылучылар да булды. Кискен көрәш барышында Илдус Вәлиуллин, Фәнил Миңнуллин бер- бер артлы берәр алка кер­теп, исәпне 4:2 гә җиткерде.

Яшел Үзән командасы көчле һөҗүмнәрен дәвам итә торды, шулай да кайбычлылар капкасында то­ручы Раил Нигъмәтов аларны кире кайтара бар­ды. Ләкин көндәшләрнең һө­җүме шул кадәр көчле иде, Раил бер-бер артлы ике алка керттерде, Руслан Җамалетдинов өченче, Евгений Гуськов дүр­тенче алканы кертеп, исәп­не тигезләде (4:4). Бу алкалардан соң уен тагын да җанланды, вакыт бетәргә берничә минут калып барганда, Илгиз Вәлиуллин Артем Солодов капкасына бишенче алканы кертеп, көндәш­ләреннән җиңүне тартып алды (5:4). Моңа кадәрге уеннарда җиңеп килгән Яшел Үзән командасы Кайбычта беренче җиңе­лү ачысын татыды. Кунаклар составында Колаңгыдан, Федоров­ское­дан уен­чылар катнашса да, алар бу уенда Яшел Үзән командасына җи­ңү ките­рә алмадылар.

Кайбыч хоккейчыларына җанатарлар да көч биреп торды. Аларның теләк­тәш­леге командага көч-куәт өстәмичә калмады, әлбәттә. Алдагы уеннарда да якташларыбызга уңышлар елмайсын. Афәрин, егет­ләр! Җанатарлар фикерен исәпкә алып, турнирның иң яхшы уенчысы да ачыкланды. Район яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов кайбычлылыр командасы тренер-уенчысы Илдус Вәлиуллинга Мактау кәгазе, истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X