Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күчмә кубок Апаска китте

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан игълан ителгән ял көннәре спорт ярышларына бай булды. 9 март көнне Кайбыч ир-егетләре, Олы Кайбыч мәктәбе укучылары, Апас, Кама Тамагы районнары командалары катнашында муниципаль район башлыгы призына хоккей буенча турнир узды.

Ярышны Кайбыч ир-егетләре һәм Кама Тамагы командалары башлап җи­бәрде. Башта көндәшләр бер-берсен өйрәнде, сигезенче минутта Фәнил Миңнуллин исәпне ачты (1:0). Шуннан кайбычлылар көндәшләре капкасын штурмлый башлады. Беренче периодта ук исәпне 8:1 гә җиткерделәр. Кайбычлылардан Тимур Яруллин - 3, Фәнил Миңнуллин, Илгиз Вәлиуллин икешәр, Ранил Гарифуллин бер алка кертте. Ка­ма Тамагыннан Илнур Фәт­­хуллин бер җавап алкасы кертә алды.

Икенче периодта да безнекеләр өстенлекне үз кулларында нык тотты. Фәнил Миңнуллин, Илдус Вәлиуллин икешәр, Илгиз Вәлиуллин бер алка кертеп, исәпне 13кә җиткерде. Кама Тамагы командасыннан Илья Чупилкин ике, Радик Хәбибуллов бер алка кертте һәм, гомуми исәп 13:4 булды. Уен барышында Кама Тамагы командасы капкачысы Радик Миңнеҗановка шактый тир түгәргә туры килде. Кунаклар кайбычлылар капкачысы Ра­ил Нигъ­мәтовка да тынгы бирмәде. Үзенең осталыгы бе­лән ул һө­җүм­нәрне кире кайтарып торды. Исәпнең шактый зур булуын сизеп алган кунаклар, алга таба ярышуның мәгъ­нәсе юк, дип, уенны туктатты.

Икенче уенда Кайбыч уку­­чылары командасы белән Апасның "Свияга" ир-егетләр командасы очрашты. Беренче периодта апаслылар дүрт, кайбычлылардан Азамат Ми­хай­лов ике алка кертте. Икенче периодта апаслылар исәпне җидегә җиткерде, безнең Азамат Михайлов, Илназ Сәлахиев бе­рәр алка кертүгә иреште. Уен 7:4 исәбенә тәмамланды.

Киләсе уенда Кайбыч уку­чылары Кама Тамагы командасы белән өченче урын өчен көрәш алып барды. Бу очрашуда кунаклар биш, кайбычлылардан Марсель Сәйфуллин дүрт алка кертүгә иреште. Нәтиҗәдә, кунаклар 5:4 исәбенә отып, турнирда өченче урынны яулады.

Беренче-икенче урыннар өчен Апас һәм Кайбыч ир- егетләре ярышты. Беренче периодта көндәш­ләр берәр алка кертте һәм төп уен ахрына ка­дәр, ягъни өстәмә вакыт беткәнче исәп үзгәрешсез калды. Монда кайбычлылар капкачысы Раил Нигъ­мәтов, апаслылар капкачысы Алмаз Сәлахетдиновның да осталыгы күп нәрсәне хәл итте. Булитлар барышында апаслылардан Булат Хисамов бер алка кертеп, җиңүне тартып алды. Кай­­быч ир-егетләре икенче, Кама Тамагы өченче, Кайбыч укучылары дүр­тенче урынга чыкты.

Уен барышында иң яхшы спортчылар да ачыкланды: иң яхшы капкачы дип апаслылардан Алмаз Сә­лахетдинов, ә Кайбычтан Шамил Сәлимгәрәев иң яхшы сакчы, Фәнил Миңнуллин иң яхшы һөҗүмче дип табылды.

Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров Апас командасына күчмә кубок, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды. Калган өч командага да шундый ук бү­ләкләр бирелде. Җиңүне гел үз кул­ларында тоткан якташларыбыз шулай итеп кубокны кулдан ычкындырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей