Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Сәламәтлек» спартакиадасы

    18-20 май көннәрендә Балык Бистәсе районында авыл хуҗалыгы районнары арасында традицион рәвештә узучы "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар үтте.

    Әлеге ярышларда республикабызның 22 районыннан килгән иң көчле спортчылар катнашты. Районыбыз данын яклап, Бушанча авылында туып үскән, хәзерге вакытта Казан федераль университетының физика факультетының икенче курсында белем алучы иге­зәк кызлар Любовь һәм Надежда Волковалар, шул ук уку йортының шул ук факультетында укучы Зур Урсак кызы Гөлинә Нуриева, Зур Урсак авылы егете Илһам Кәримов, Федоровскоедан Айдар Билалиев, район башкарма комитеты хезмәткәре Алексей Горшков чыгыш ясады.

    Ярышларның беренче көнендә кызлар 1500 метрга йөгерде. Ярышта катнашкан илле хатын- кыз арасында Надежда Волкова, призерлардан бер секундка гына калышып, дүртенче урынга чыкты. Аның игезәк сыңары Любовь финиш сызыгын бишенче булып үтте.

    Шул ук көнне егетләр 3000 метр арага йөгерде. 60 тан артык катнашучы арасыннан Айдар Билалиев финишка 22, Илһам Кәримов 29 нчы булып килде. Бу көнне шулай ук 4х 100 метрга катнаш эстафета ярышы узды. Ан­да Волковалар, Айдар Билалиев һәм Илһам Кә­римов катнашып, җи­ден­че урынны яулады.

    20 май көнне кызлар 800 метр арага йөгерде. Бу араны Любовь бишенче, Надежда алтынчы булып үтте. Егетләр бу көнне 1500 метрга йөгерде. Бу арада да 60 йөгерүче арасында Илһам 26, Айдар 29 нчы урынны алды. 3000 һәм 1500 метр араларда Илһам Кәримов белән Айдар Билалиев беренче яшүсмерләр разряды нормасын үтә­деләр.

    Любовь һәм Надежда Волковалар моңа кадәр беренче разряд нормасын үтәгән булган. Алар спорт белән актив шө­гыльләнә, Юрий Валтерович әйтүенчә, җиңел атлетика буенча республика җыелма командасына кандидат булып торалар.

    Ярышларның гомуми нә­тиҗәләре буенча Актаныш районы беренче, аксубайлылар икенче, Арча районы өченче урынны яулады. Кискен көрәштә якташларыбыз җиденче урынга чыкты. Бу кызлар, егет­ләр­нең спорттагы карерасы башлана гына әле. Килә­чәктә алар районыбыз данын еракларга танытыр дип ышанабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: