Теннис ярышында
"Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре узган атнаның җомгасында Апаста өстәл теннисы буенча үткәрелгән ярышта катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмаларда эшләүчеләр катнашындагы спартакиаданың беренче этабы кысаларында узган бу ярышта Иделаръягы районнарыннан килгән сигез команда үзара көч сынашты. Әлеге спартакиаданың максаты - хезмәткәрләрнең физик әзерлеге өчен шартлар тудыру, физкультура һәм спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү. "Өмет" үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин, социаль педагог Гүзәл Җамалетдинова, шофер Зөфәр Абдуллин составындагы команда алтынчы урынга чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев