Уңыш көчлеләргә елмая
Спорт

Уңыш көчлеләргә елмая

25-27 октябрьдә Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан милли көрәш буенча традицион турнир үткәрде.

Республиканың барлык районнары, шәһәрләреннән турнирда 57 команда катнашты. Шулар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендәге Кайбыч районы командасы да бар иде. Районыбыз данын яклап Иске Тәрбит, Зур Тәрбит, Мәл­ки, Кече Мәме, Олы Кайбыч авылларыннан кө­рәшчеләр чыгыш ясады. Якташларыбыз 57 команда арасында 38 нче урынны яулады. 22-24 ноябрьдә шул ук көрәш сараенда милли көрәш буенча ир- егетләр арасында республика беренчелегенә ярышлар үтәчәк. .


милли көрәш буенча традицион турнир

Нет комментариев