Яңа ел алды турниры
Узган шимбәдә Олы Кайбычтагы "Олимп" спорт комплексында район мәктәпләренең 1995 елгы һәм аннан яшьрәк укучылары арасында муниципаль район башлыгы призына милли көрәш буенча Яңа ел алды турниры үтте.
Район башкарма комитетының яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, 29 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучы яшь көрәшчеләр келәмгә чыкты. Район мәйданын тоткан көрәшчеләр чыккан Кече Мәме авылыннан Владимир Козин, барлык көндәшләрен сыртларына салып, үз командасына беренче җиңүне китерде. Соңгы вакытта Мөрәле төп мәктәбе укучылары исеме район буенча үткәрелгән төрле спорт ярышларында еш яңгырый башлады. Бу турнирда да өченче класс укучысы Наил Тимергалиев икенче урынны алды. Шул ук мәктәптән Айрат Мифтахов өченче урынга чыкты.
32 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында уңыш Иске Тәрбит мәктәбеннән Руслан Ивановка елмайды. Икенче-өченче урыннарны Кече Мәмедән Алексей Владимиров һәм Мөрәле мәктәбеннән Булат Сибгатов бүлеште.
36 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кошманнан игезәкләрнең берсе - Шәфкать Фәйзуллин иң көчлесе булып чыкты. Игезәк сыңары Нәфкать бу юлы дүртенче урын белән генә чикләнде. Әлеге үлчәү авырлыгында икенче пар игезәкләр Иске Тәрбит мәктәбеннән Александр белән Николай Демьяновлар икенче- өченче урыннарны бүлеште.
40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Раил Абдуллинга тиңнәр юк иде. Аның классташы Данис Абдулхәиров өченче урынны алды. Ә икенче урынны Иске Тәрбиттән Станислав Кузнецов яулады.
45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәме мәктәбе укучылары көчлерәк иде. Данил Токсаров, Владислав Филиппов, Николай Козин беренче-өченче урыннарны бүлеште.
50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Азамат Михайлов җиңү яулады. Кече Мәмедән Дмитрий Майданов, Игорь Федоров икенче-өченче урыннарга чыкты.
Үлчәү авырлыгы арткан саен келәмдә көрәш кызганнан-кыза барды. 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Денис Старшов, матур көрәш алымнары күрсәтеп, җиңүгә иреште. Икенче-өченче урыннарны Мәлки егетләре Дамир Хәбибуллин, Василий Воробьев яулады.
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында чыгыш ясаучылардан "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнеп, берничә ел дәвамында төрле ярышларда призлы урыннар яулаган Марсель Сәйфуллин бу юлы да үзенең иң көчле көрәшче икәнлеген раслады. Мәлки мәктәбеннән Антон Галкин икенче, Иске Тәрбиттән Константин Лутцев өченче урында.
65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Иске Тәрбит мәктәбеннән Петр Краснов беренче урынны яулады. Бу үлчәү авырлыгында да Мөрәле егетләре үз сүзен әйтә алды. Федоровское мәктәбендә укучы Айдар Билалиев икенче урынны яулады. Өченче урынга Кече Мәме егете Владимир Ворожейкин чыкты.
65 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Олы Кайбыч мәктәбеннән Илмир Гашыйгуллин җиңү яулады. Сабан туенда укучылар арасында абсолют батыр калган Мәлки егете Павел Горшков бу юлы икенче урын белән генә чикләнде. Өченче урын Иске Тәрбиттән Артур Ивановка бирелде.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырды.
Командалар арасында иң күп балл туплаган Валерий Фомин җитәкчелегендәге Кече Мәме командасы беренче урынны яулады һәм турнирның күчмә кубогына ия булды. Икенче урынны Фрат Җиһаншин җитәкчелегендәге Мөрәле мәктәбе командасы алды. Өченче урынга Олы Кайбыч мәктәбенең "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнүче укучылар командасы (тренерлары Артем Козлов) чыкты. Командаларга да Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев